erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәмсәдә сарыклар да әрәм булды...

Үткән шимбә кичендә Мәмсә авылында янгын, дигән хәбәр керде. Без шунда ук Арча янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Искәндәр Юзаев белән элемтәгә чыктык.

“Янгын турында хәбәр  “Глонасс-112” системасы буенча безгә 19 сәг. 26 минутта керде, – дип аңлатты Искәндәр Юзаев. – Хәбәр килүгә, безнең машиналар 1 минут эчендә чыгып китәләр. Янгын урынына барып җиткәч, хәбәр бирәләр. Ул вакыт та теркәлә. Безнекеләр Мәмсәгә 19 сәг. 54 минутта барып җиттеләр. Ә Яңа Кенәр янгын сүндерүчеләре 19 сәг. 35 минутта янгын сүндерергә килделәр. Операторлар Казанда һәм Чаллыда утыра. Бөтен нәрсә автомат рәвештә теркәлеп барыла. Авылда янгынны соң күргәннәр. Янгын сүндерүчеләр килгәндә инде йорт дөрләп янган булган. Агач йорт, сарай, мунча янды, гаражга зыян килде. Абзардагы сарыклар да әрәм булган. Сарайдан электрдан чыккан дигән фараз бар. Сарай йортка бик якын урнашкан иде. Йортта кеше тормаган. Агач йорт яраксыз хәлгә килде”.

Шушы төбәктәге Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәчесе Хәниф Әхмәтов белән дә сөйләштек. “Хәбәр керүгә без Мәмсәгә чыгып киттек, – дип сөйләде Хәниф Әхмәтов. – Кызганыч, янгынны соң күреп алганнар. Агач йорт, агач каралты-кура, печәнлегендә печән... Ярый әле янгын күрше йортларга күчмәде. Күмәк көч белән саклап калдык. Рәхмәт авыл халкына. Бик булыштылар. Шәхси техникасы булганнар су ташып торды. Янгыннар күбесенчә электрдан чыга. Искергән электр чыбыкларын яңартырга, электр җиһазларын гел карап торырга кирәк. Мәктәпләрдә әти-әниләр җыелышларында да бу турыда гел әйтеп торам. Сак булырга кирәк инде”.

Бу турыда без газетабызның сайтына да язып элдек. Сайттагы хәбәрне укыгач, янган йорт хуҗасының туганы Рузия Фәйзрахманова комментарий язды. Дөресен языгыз, дип безне дә сүккән, янгын сүндерүчеләр, ашыгыч ярдәм бригадасы озак килде, дип  аларга да эләккән.

Рузиянең үзе белән сөйләштек. Ул  янгын вакытында Казанда булган. Аңа Мәмсәдә яшәүче әнисе Хәлисә Гомәрова: “Янабыз!” – дип шалтыраткан. Рузиянең әнисе Хәлисә ханым Харис, Рәис Гомәровларның бертуган сеңлесе. “Беренче булып янгынны 17 яшьлек сеңлем күргән, – дип сөйләде Рузия. – Безнең Харис абый җәй буе печән чаба, бәрәңге үстерә, терлек тота. 13 сентябрьдә үгезен суйды. Ите дә, бәрәңгесе дә, сарыклары, тавыклары – барысы да әрәм булды. Харис абый Рәиснең өе, сарайлары әрәм булды дип, аның балалары өчен бик борчыла. Зинһар өчен сораштырып, Харис абыйны борчый күрмәгез инде. Аңа бик авыр...”.

Рузиянең әнисе Халисә ханымны да тыңладык: “Безнең Харис абый милиция подполковнигы булып отставкага чыккач, Казаннан Мәмсәгә яшәргә төп йортка кайтты. Әнине тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Безнең бит Рәис абый һәм аның хатыны иртә китеп бардылар... Харис абый аларның кызы белән малаен опекага алды. Хәзер аларның үз тормышлары. Авылдагы йорт буш тора иде. Безнең Харис абый белән йортлар янәшә. Ә янган без үскән төп йорт азрак читтәрәк. Янгын сүндерүчеләргә, авыл халкына бик зур рәхмәт. Икенче көнне килеп янгын калдыкларын җыярга булыштылар. Харис абыем бик тәртипле кеше. Сарыкларны чыгарып ашатып алыр иде дә, абзарга кертеп ябар иде. Казанда вакытта малайларга милиция дәресләре дә бирде ул. Шул егетләр авылга абый янына кайтып хәлен белеп китәләр”.

Мәмсә авылы кергән Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рәдис Хәбибуллин: “Мин үзем Ташкичү авылыннан, – дип сөйләде. – Мин килгәндә Яңа Кенәр, Арча янгын сүндерүчеләре килгән иде инде. Янгын сүндерүчеләр Ташкичү, Ашыт, Сөрде авылларыннан да килделәр. Шәхси техникалар белән дә ярдәм иттеләр. Бар халык шунда. Янгын сүндерәләр, якындагы зур салам төргәкләрен күчерәләр... Күмәк көч белән янгынга җәелергә ирек бирмәделәр”.

Шунда якында гына яшәүче Фидаил Гыймадетдинов: “Без янган йорт белән күршеләр диярлек, безнең арада бушлык бар үзе, – дип сөйләде. – Ә ике арада минем энекәшнең зур салам төргәкләре тора иде. Кич белән өйдә идем. Сәгать 5ләр тирәсендә җил әшәке булды. Аннан тына төште. 7 тулганда хайван карап кердем. Кай арада чыкты ул янгын?! Бик тиз камап алды. Янгын нәрсәдән чыккан, аптыраган. Харис абый ни прачка якмый, ни тарт-мый, эчми... Бөтен нәрсәне тәртип белән карап тора торган кеше. Янгын сүндерүчеләр башта Яңа Кенәрдән килделәр. Аннан – арчалар. Мәхшәр иде. Йөгерә-йөгерә салам төргәкләре күчерәбез. Ул саламны күчермәсәк, мин дә яна идем. Янгынны сүндергәч, Яңа Кенәр янгын бүлекчәсе җитәкчесе Хәниф Әхмәтов дежурга Ташкичү янгынчысы Рафисны калдырды”.

– Мин “ГАЗ-53” янгын сүндерү машинасында 20 ел эшлим, – дип сүзне дәвам итте Рафис Хәнәфиев. – Бу колхоз машинасы. Су белән проблема булмады. Шунда якында гына Ташкичү авылындагы янгын гидрантларыннан, ферма кырыендагы яңа зур башнядан су ташыдылар. Яңа Кенәрдән ике машина килде. “Беларусь” тракторлары ярдәм итте. Янгын сүндерүчеләрнең эше контрольдә бит аның. “Глонасс” системасы Казанга ялганган. Кайчан хәбәр кергән, кайчан янгынчылар чыгып киткән, барып җиткән, сүндерелгән – барысы да теркәлеп барыла.

...Авыр хәлләр. Ярый әле кеше гомерләре өзелмәгән. Шуңа шөкер итәргә кирәк. Хөрмәтле газета укучылар, матди яктан зур югалтулар кичергән бу кешеләргә, мөмкинлектән чыгып, ярдәм итик.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Акча күчерү өчен реквизитлар:

Получатель: АБДУЛЛИНА РЕГИНА РАИСОВНА

Банк: ПАО “АК БАРС” БАНК

БИК: 049205805

ИНН: 1653001805

КПП: 165601001

Корр. счет: 30101810000000000805

Расчетный счет: 30232810600192250001

Назначение платежа: Для зачисления на лицевой счет №40817810700198113046 АБДУЛЛИНА РЕГИНА РАИСОВНА яки  Сбербанк картасына беркетелгән номер 89377760825 буенча күчерергә мөмкин (Регина Раисовна).   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X