erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәдрәсәгә нигез ташы салынды

Мәдрәсә бөек шагыйрь Габдулла Тукай исемен йөртәчәк

21 июнь көнне тантаналы шартларда Арча үзәк мәчете янында шәһәр рухи-мәгърифәт үзәге бинасына нигез ташы салынды.

Ул Корьән аяте белән башланып китте. “Рухи-мәгърифәт үзәге комплексын төзү белем алучылар өчен лаеклы шартлар тудырырга һәм мөхтәсибәтнең социаль эшчәнлеген киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк”, – диде имам-мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин.

Чарада район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Һәр озын юл беренче адымнан башлана. Бу кирәкле эш һәм аны кем дә булса башлап җибәрергә тиеш иде. Әмир хәзрәт динне үстерү буенча районда күп хезмәт куйды. Күрше районнар белән дә дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырды. Һәм менә бу зур эшкә дә алынды. Уңышлы булсын. Булышам дип янып йөрүчеләр дә бар. Кемдер хезмәте белән, кемдер акчалата ярдәм итик. Без үзебезгә тиешлесен башлап җибәрербез, – диде ул.

– Зур тантана, бәйрәм бүген, – диде Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. – 1990 елны 3 шәкертне укырга алып килгәннәр иде. Сокланып карап тордым. Ә хәзер яшьләр күп килә, мәдрәсәләр, мәчетләр салабыз, хәрәкәт бара. Бүген Арчада мәдрәсәгә нигез ташы салына икән, бу район мөхтәсибәтенең укыту бүлеге җитәкчесе Рая ханым Фәтхуллинаның, мөгаллимәләрнең дә тырышлыгы нәтиҗәсе. Тәрбия үзәген исән-сау төзеп бетерергә һәм ачылу тантанасында да катнашырга язсын.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәдрәсәгә нигез ташы салу тантанасына күрше районнардан  да кунаклар килгән иде. Имамнар, мөгаллимәләр, шәкертләр дә катнашты.

– Мәдрәсә бөек шагыйрь Габдулла Тукай исемен йөртәчәк, – диде Әмир хәзрәт Миңнемуллин. – Аллаһы Тәгалә безнең эшләребезне канәгать кылып, дини белем бирүчеләргә юл салсын.

Чараның тантаналы өлешеннән соң бар да тәкъбир әйтеп, төзелеш барган урынга юнәлде. Нигезгә беренче таш салынды.

Бу изге эштә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, реквизитлар: Саклык банкы: 4276 6200 3471 0990 (мәдрәсә өчен дип күрсәтергә), Ак Барс банкы 4244 3897 1401 3716 (мәдрәсә өчен дип күрсәтергә) 

Белешмәләр өчен телефон: 89274418177  – Эмир хәзрәт Миңнемуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X