erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Моны бары көчле кешеләр генә эшли ала

Мирҗәмнең легендар улы

15 мартта якташыбыз, Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафинга 100 яшь тулган булыр иде. Ул шушы бер гасырның нибары 66 елын гына яшәп кала алган. Әмма әлеге чор эчендә күпме эшләр башкарырга өлгергән ул!

 Чын мәгънәсендә утлар-сулар кичкән, 22 яшендә Советлар Союзы Герое исеме алган, сугыштан соңгы хезмәтләре дә батырлыкка тиң. Ике Ленин, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Аны Социалистик Хезмәт Герое исеменә дә тәкъдим иткән булганнар, дип әйтәләр.

14 мартта Мирҗәм авылы урамнарында кеше күп иде. Легендар авылдашларын искә алу кичәсенә дип ераклардан кайтканнар. Мирҗәм Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафинны, Социалистик Хезмәт Геройлары Дания Галимова, Галимулла Әсхәдуллинны биргән авыл. Башка асыл егет һәм кызлары да күп аның. Авылны  гимнлы иткән шагыйрь һәм галим Рифат Җамал, төрле җаваплы эшләрдә эшләгән һәм эшләүче Габделхак Касыймов, Фердинант Гыйльметдинов, Ринат Сафин һәм башка танышларымны да очраттым мин монда.

Авылның “Ватан” ширкәте көче белән төзекләндерелгән күркәм клубында бик мәгънәле, эчтәлекле, матур кичә узды. Беренче булып сәхнәгә Геройның улы Данил Сафин күтәрелде. “Әтиегезне ничек итеп хәтерлисез, аннан сугыш турында сорый идегезме?” – дип мөрәҗәгать итә алып баручы.

– Әти без йокыдан торганчы эшкә киткән була, ул өйгә кайтканда без йок-лаган була идек, – диде ул. – Үсә төшкәч  сугыш турында сорый идек, билгеле. Артык иркенәеп китеп сөйләргә яратмый иде. Орден, медальләрен сирәк тага иде. Немец самолетлары бомбага тотканны сөйләгәне истә. Бомба төшкән чокырга кабат бомба төшми дип, әле генә бомба төшкән чокырга чаба торган булганнар.

Нәкыйп Сафин 1921 елда туган. Туган авылында башлангыч, Апаз авылында җидееллык мәктәптә белем ала. Бераз авылда эшләгәннән соң Иркутскига китеп тимер юлда эшли. 1940 елда Совет Армиясенә алына. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында. 1943 елның сентябренә Нәкыйп Сафин Дала фронтының аерым моторлаштырылган понтон-күпер батальонының отделениесе белән командалык итә. Днепр өчен сугышларда батырлык күрсәтә. 1943 елның 28 сентябрендә понтон белән Днепр аша 19 рейс ясый, зур күләмдә совет сугышчылары, командирларын көнбатыш ярдагы плацдармга күчерүне тәэмин итә, аннан соң танклар һәм артиллерия күчерелә. 1943 елның 20 декабрендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

1946 елда лейтенант Нәкыйп Сафин туган ягына кайта. Район комсомол комитетында эшли, республика партия мәктәбендә укый. Краснобор район Советының башкарма комитеты рәисе урынбасары, Кызыл Юл районы партия комитетының икенче секретаре, Тукай районы партия комитеты секретаре була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

1957 елның 9 мартында үзәге Шушмабашта булган “Северный” совхозы оеша. Аның составына элеккеге 10 колхоз керә, 19 авыл була. Нәкыйп Сафин совхоз белән 1957–1965 елларда идарә итә. Бу елларда бик күп төзелешләр алып барыла, хуҗалык алдынгылар сафына чыга. Легендар директорның төп транспорты – ике айгыр була. Төшкә кадәр бер айгырны җигеп совхозның бер ягын, төштән соң икенче айгыр белән икенче ягын йөреп чыга.

Бервакыт Нәкыйп абый эш белән Казанга бара. Соң гына кайталар, караңгы төшә. Нәкыйп абый артта йокымсырап кайта. Машинаны ике ГАИ хезмәткәре туктата, салмыш була болар. Шофер чыга, бәйләнәләр моңа. Берзаман ул: “Нәкыйп абый, кыйныйлар!” – дип кычкыра. “Җибәрми тор!” – ди Герой. Икесен дә милициягә илтеп тапшыра боларның.

– Нәкыйп абый 1987 елда совхоз оешуның 30 еллыгына кайтты, – дип искә алды озак еллар “Ватан” хуҗалыгын җитәкләгән Мансур Әхмәтов. – Ул мәктәпләрдә, фермада булды. Аерылышканда, соңгы кайтуын сизгәндәй, озак-лап авылга карап торды.

Шул елның 22 маенда легендар якташыбыз вафат була.

“Соңгы юлга озатырга без дә бардык, – дип сөйләде М.Әхмәтов. – Соңыннан хатыны Таһирә апа зиратта булган бар кешене өйләренә чакырды. Нәкыйп абый мин үлгәч кенә укырсыз дип, хат язып калдырган. Ул анда соңгы юлга озатырга кемнәрне чакырырга, нәрсәне ничек эшләргә тиешлеген җентекләп язып калдырган...” Моны бары көчле кешеләр генә эшли ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X