erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Өйрәнегез, актив булыгыз, алга барыгыз!”

Арча районының яшь активистлары “Социаль проектлаштыру, идарә итүне планлаштыру, социаль программалар” дигән семинарда катнашты.

Бүгенге көндә барлык өлкәләрдә дә диярлек грант ярдәме киң үсеш алган. Грант программалары үзеңнең проектыңны тормышка ашыру өчен менә дигән мөмкинлек. Район оешмаларында эшләүче яшьләр белән эшләүнең нәтиҗәлелеген, аларның икътисадый активлыгын үстерү максатында Арча педагогика көллиятендә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы оешма һәм предприятиеләре берлеге белән берлектә семинар уздырды. Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге районыбызның төрле оешмаларында эшләүче яшьләр, яшь эшмәкәрләр федераль, республика, төбәк, муниципаль бәйгеләрдә катнашу өчен проект эшләү буенча белемнәрен арттырды.

Семинар башланыр алдыннан эшләүче яшьләрне Арча районы башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.

“Яшьләр эшләре министрлыгына мондый семинар уздырган өчен рәхмәт, – диде ул. – Шулай ук районыбыз, шәһәр тормышы проблемаларына битараф калмыйча, бүген монда килгән яшьләргә рәхмәт. Бүгенге көндә үз эшеңне җәелдерергә кирәк. Безгә нәкъ менә сезнең кебек актив яшьләр кирәк. Без районда да яшьләр арасында муниципаль грант булдырдык. Аның буенча 5 иң яхшы дип табылган проектны тормышка ашыруга акчалата ярдәм күрсәтәчәкбез. Әгәр дә инде сезнең проектларыгыз республика, федераль дәрәҗәләргә дә чыкса, без шулай ук һәрьяклап ярдәм итәргә әзер. Өйрәнегез, актив булыгыз, алга барыгыз! Сез – безнең киләчәгебез. Уңышлар!”

Район яшьләр сәясәтен үстерүгә керткән өлеше өчен район башлыгы Арча педагогика көллияте педагог-оештыручысы Гүзәл Гыйндуллинага район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең  Мактау грамотасын тапшырды.

Бу көнне семинарда катнашучылар районда, шәһәрдә кешеләр тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль проектлар эшләде. Белгечләр документларны ничек тутыру, максатларны, бурычларны дөрес итеп билгеләү турында тулы мәгълүмат бирде. Аннан соң яшьләр, төркемнәргә бүленеп, үз проектларын эшләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчаның 2нче мәктәбеннән семинарга татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Мөбарәкшина һәм инглиз теле укытучысы Лилия Сәгъдиева килгән иде.

“Бүгенге семинарда без беренче сыйныф укучылары өчен “Тулы көн мәктәбе” проектын эшләдек, – диде Лилия Сәгъдиева. – Ул балаларның мәктәпкә ияләнү процессын җиңеләйтүне күздә тота. Безнең проект буенча укучылар төшкә кадәр укыйлар, ашыйлар, төштән соң йокы сәгате, нәкъ балалар бакчасындагы кебек. Ә инде ял итеп алгач, өй эшләрен эшлиләр. Мондый көн тәртибе балаларга да, әти-әниләргә укуга кереп китүне җиңеләйтер иде. Грантлар белән эшләүгә килгәндә, минем грант оту тәҗрибәсе бар. 2019 елда “Өлкән укытучы” номинациясендә грант откан идем”.

“Моңа кадәр минем грантлар язу тәҗрибәсе юк иде, – диде Арча район хастаханәсенең әйдәп баручы юрисконсульты Карина Ванюта. – Тик әлеге юнәлештә эшләүче кешеләр белән бик күп аралаштым. Бүгенге семинар да файдалы булды, дип саныйм. Бик күп яңа мәгълүмат алдык. Бүген мин грантларның кызыклы, кирәкле өлкә булуын аңладым. Без, район учреждение һәм оешмаларында эшләүче яшьләр буларак, барлык уңай һәм тискәре якларны эчтән күрәбез. Грантлар ярдәмендә без ниндидер проблемаларны чишүдә дә ярдәм итә алабыз, бигрәк тә яшьләр өлкәсендә. Бүген без мәгариф, мәдәният өлкәсендә эшләүче белгечләр белән дә аралаштык, уртак темалар да килеп чыкты. Минемчә, бу бик әйбәт. Мондый очрашуларны кирәк, дип саныйм”.

Ахырдан барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X