erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Пенсионер этләр һөҗүменнән соң хастаханәгә эләккән

Бу хәл Яшел Үзән раонында була.

Пенсионер Яшел Үзән районында этләр һөҗүменнән соң хастаханәгә эләккән​​

Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә өлкән яшьтәге ир-ат этләр һөҗүменнән соң хастаханәгә эләккән. 

Этләр шәхси йорт территориясендәге вольерда тотылган. Хуҗалары сүзләренчә, вольер кар белән тулган булган, шуның аркасында сигез этнең өчесе тышка чыгып киткән. Нәкъ менә алар юлдан үтеп баручы пенсионерга һөҗүм иткән. Зыян күрүчене хастаханәгә китергәннәр, хәзер ул стационар дәвалануда.

Районда бу этләр һөҗүме белән бәйле беренче очрак түгел.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/pensioner-yasel-uzan-raionynda-etlar-houmennan-son-xastaxanaga-elakkan-5918850


Арча хәбәрләре

Нет комментариев