erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Прокуратура аңлата

2022 елның 14 июлендәге 258нче Федераль закон нигезендә, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән кешеләр өчен җаваплылыкны көчәйтә торган җинаятьләрнең яңа составлары күздә тотыла.

Беренчедән, РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсе (җинаять җәзасы билгели торган гамәлләр билгеләре булган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу) “транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган яки аннан мәхрүм ителгән кеше тарафыннан ясалган” дигән өстәмә төшенчә белән тулыландырылды.

Икенчедән, РФ Җинаять кодексының 264.3нче маддәсе түбәндәге эчтәлек белән тулыланды:

1нче өлеш – транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм РФ  Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.7нче маддәсенең 4нче өлешендә күздә тотылган гамәлләр өчен административ җәзага тартылган кешенең автомобиль, трамвай яисә башка механик транспорт чарасы белән идарә итүе;

– 150 мең сумнан 250 мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең 1 елдан 2 елга кадәрге хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф яисә 360 сәгатькә кадәр  мәҗбүри эшләр яисә 1 елга кадәр мәҗбүри эшләр яисә 1 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге барлык очракларда да җәза билгеләгәндә 12 елга кадәр аерым вазыйфаларны биләүдән яки аерым эшчәнлек алып бару хокукыннан мәхрүм итү җәзасы билгеләү күздә тотыла.

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокуроры урынбасары, юстиция

киңәшчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X