erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Пөшәңгәрлеләр “Башваткыч”та

Пөшәңгәр авылы Мәдәният йортында үзенчәлекле бәйрәм концерты узды.

3 майда Пөшәңгәр авылы Мәдният йортында 1 май бәйрәменә багышланган бәйрәм концерты “Башваткыч” уены белән үрелеп үтте. Бу хакта Пөшәңгәр күпфункцияле үзәгенең Вконтакте битендә хәбәр ителә.

“Уенчыларыбыз сәхнәдә матур өстәл артында урын алдылар. Экранда сорауларга җаваплар яшеренгән кроссворд бирелгән иде. Һәр уенчы үзенең җавабын кыңгырау тавышы белән белдерергә тиеш булды. Уен барышында аларга төрле кызыклы сораулар бирелде, шул ук вакытта залдагы тамашачылар белән дә аралашылды. Уенчылар концерт номеры һәм үзләре белән бүләк тә алып килгәннәр иде. Уенчыларның балларын жюри санап барды. Экрандагы җавапларны әйтә-әйтә, концерт номерларын карый-карый бәйрәм-уен ахырына якынлашты. Балларны санар вакыт җитте. Җиңүче булып уенчыбыз Эльмира Низамова билгеләнде. Икенче урынны уенчы Идрис Фазылҗанов, өченче урынны Эльвира Фазуллина яулады. Һәр уенчыга да истәлекле бүләкләр тапшырылды”, – дип язалар алар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйрәмне матур җырлар, дәртле биюләр белән бизәгән үзешчән артистларга, катнашкан уенчыларга, аларны көчле алкышларга күмгән тамашачыларга олы рәхмәтләрен җиткерә оештыручылар.

“Супер уен да уйнаттык, машинасын гына ота алмадылар”, – дип шаярта пөшәңгәрлеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X