erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Психологларга мөрәҗәгатьләр саны арткан

Белгеч: Үзизоляция психологларга мөрәҗәгатьләр саны артуына китергән

Казан Россиянең 21 шәһәре арасында психологларга мөрәҗәгать итү ешлыгы буенча дүртенче урынны алган. Бу статистиканы Zoom Market тикшеренү агентлыгы тәкъдим итте.

Татарстан башкаласының шундый югары урынны алуы халыкның психологик белеме һәм үзизоляцияләү режимы йогынтысы белән аңлатыла. «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә КФУның педагогик психология кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин шундый фикер әйтте.

«Мондый статистика республика халкының хәле һәм психологик ярдәм алу мөмкинлеге белән бәйле», — диде агентлык әңгәмәдәше.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шул ук вакытта Татарстанда үзизоляцияләү режимы гамәлдә булган вакытта психологлар арасында тынлык булган, чөнки күпләр үз йортларыннан чыга алмаган. Аның каравы, ул тәмамланганнан соң мөрәҗәгатьләр кинәт арткан. Шул исәптән, бу кешеләрнең өйдә озак торуына да бәйле булган.

«Кешеләр дүрт стенада бергә булу аркасында гаиләләрдә киеренкелек арта һәм проблемалар килеп чыга», — диде Рамил Гарифуллин. 

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/society/09-09-2020/belgech-zizolyatsiya-psihologlarga-m-r-gatl-r-sany-artuyna-kiterg-n-5769978

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X