erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район күген балкытучы йолдызларыбыз бүләкләнде

Район Мәдәният йортында “Сәләтле балачак – 2023” дигән исем астында халыкара, бөтенроссия, республика олимпиадаларында җиңү яулаган һәм призлы урыннар алган укучыларны бүләкләү тантанасы узды

2022-2023 уку елында районыбыз мәктәпләрендә укучылар төрле дәрәҗәдәге фән олимпиадаларында барысы 136 призлы урын алган, шуларның 12се – җиңүче, 124е – призер. Әлеге укучылар район Мәдәният йорты сәхнәсен балкытты. 

Сәләтле бала – ил байлыгы 
Беренче булып сәхнәгә халыкара, бөтенроссия һәм федераль олимпиадаларда җиңү яулаган укучылар күтәрелде. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде.

“Бүген бу залда, сәхнәдә иң булган, иң алдынгы укучыларыбыз җыелган. Бу әти-әниләрнең, укытучыларның, бөтен җәмгытьнең бердәм хезмәте, – диде ул, бәйрәм тантанасын ачып. – Киләчәктә күңелегезгә ошаган һөнәр сайлагыз. Сезнең кем булуыгыз бары тик үзегездән генә тора. Уңышлар сезгә”. 

Ә сәхнә түренә үзләренең тырышлыклары, уңганлыклары белән җиңүләр яулаган укучылар бер-бер артлы күтәрелә тора. Районыбызның 7 укучысы бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында һәм республика олимпиадаларының йомгаклау этабында җиңүчеләр булды. Аларны мәктәп укучылары олимпиадаларының төбәк һәм республика этапларында призлы урыннар алучылар, татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар алыштырды. 

Укучыларның уңышы – ул укытучының тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Бәйрәмдә шулай ук иң күп олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары, татар теле һәм әдәбияты буенча призерлар әзерләгән укытучыларны да сәхнә түренә чакырдылар. 
Әнвәр Хәлфин, “Зиннәт” ансамбле, Әминә Ибраһимова, “Сөембикә гөлләре” бию коллективы башкаруындагы җыр-биюләр районыбызның алтын фондын тәшкил итүче укучыларга, укытучыларга музыкаль сәлам буларак яңгырады. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яңа йолдыз кабынды
Шәһәрнең Дан аллеясында чираттагы йолдыз кабынды. Ул бөтенроссия, төбәкара, республика олимпиадаларында җиңүләр һәм призлы урыннар яулаган Арчаның беренче мәктәбен тәмамлаучы Азалия Шиһабиева йолдызы. 

“Мин бүген бик дулкынланам, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Азалия. – Барлык уңышларым белән мин әти-әниемә, укытучыларыма рәхмәтле. Миңа ышанганнары, ярдәмнәре, һәрвакыт янәшәмдә булулары өчен рәхмәт аларга”. 

Һәрвакыт “5”кә генә укып килгән Азалия мәктәпне дә медальгә тәмамлый. Бердәм дәүләт имтиханнары инде артта калган. “Рус теленнән 95 балл җыйдым, калган фәннәрдән дулкынланып нәтиҗәләрне көтәбез”, – диде ул. 
Азалиянең киләчәккә планнары белән дә кызыксындык. “Икътисадчы булырга телим. Укырга Мәскәүгә барырга җыенам. Олимпиадаларда яулаган уңышларым миңа Мәскәүнең ике югары уку йортына бюджетка керү мөмкинлеге бирә”.  

Азалияне тәбрикләргә район башлыгы Илшат Нуриев, әти-әнисе, якыннары, сыйныфташлары, укытучылар килде. Ал тасманы кискәннән соң Дан аллеясында яңа йолдыз кабынды, күккә күгәрченнәр очты.

Район башлыгы Илшат Нуриев: 

“Хөрмәтле укучыларыбыз, барыгызга да зур уңышлар телим. Ирешкән уңышларыгызда тукталмыйча, курыкмыйча алга барыгыз. Бүген без бик зур мөмкинлекләр заманасында яшибез. Сезнең алдыгызда барлык ишекләр дә ачык. Татар теле, татар әдәбияты буенча алдынгы урыннар алучы балаларның бик күп булуы аеруча шатландыра. Шулай ук укытучыларыбызга зур рәхмәт. Укучыларның уңышлары, аларның булганлыгы – ул, беренче чиратта, укытучыларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе”.  

Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова:

“Иң бай кеше – ул сау-сәламәт һәм гыйлемле балалар үстерүче гаиләләр һәм шушы гаиләдә үсүче балалар. Сәламәтлек тә, гыйлем дә сатып алынмый. Аны саклап калу, аны арттыру өчен зур тырышлык кирәк. Хөрмәтле укучылар, ничә яшьтә булуга карамастан, гыйлемгә омтылыгыз һәм үзегезнең остазларыгызны онытмагыз”. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина:

“Әти-әниләргә, укытучыларга зур рәхмәт. Бары тик бердәм булганда гына шундый нәтиҗәләргә ирешеп була. Ә укучыларга якты киләчәк телим. Киләчәктә сезнең белән һөнәри мәйданчыкта очрашырга, бергәләп районыбыз үсешенә өлеш кертергә язсын”. 

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров:

“Үз бурычларын арттырып үтәгән укытучыларга зур рәхмәт. Шуның кадәр олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары әзерләү өчен зур тырышлык кирәк. Киләчәктә дә уңышлар сезгә. Илебездә, гаиләләребездә тынычлык булсын!”

Район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Светлана Галимова:

“Җиңүләр җиңел генә бирелми. Һәр җиңүнең артында тырыш хезмәт, вакыт тора. Олимпиадаларда җиңү яулаган укучыларбыз да барлык белемнәрен һәм тырышлыкларын эшкә җиктеләр. Әлеге җиңүегез – сезнең алга куйган максатларыгызга баруда беренче адымнар. Укыгыз, яңалыкка омтылыгыз”. 

Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова:

“Сәләтсез балалар юк, ул сәләтне вакытында күреп аны ача белергә генә кирәк. Хөрмәтле укытучылар, сезгә хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә сезгә авыр һәм мактаулы, игелекле хезмәтегездә зур уңышларга ирешергә, тагын да сәләтле балалар тәрбияләргә, Арча данын тагын да яктыртырга насыйп булсын”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X