erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Республикакүләм ярышларны үткәрү дәрәҗәсен Ашытбаш мәктәбе яулады

17 команда уйнады.

Арча командасы.

Апаз мәктәбе командасы.

Яңа Кенәр иҗат йорты командасы.

Ашытбаш мәктәбендә республикакүләм шахмат ярышлары була дип, шартларын да әйтеп, алдан ук газетабыз сайтына яздык. Менә ул көн килеп җитте. Иртәнге сәгать 10да башланасын белеп, без дә шул вакытка бардык. Без килгәндә Ашытбаш мәктәбе спорт залы шахматчылар белән тулы иде. Ашытбаш мәктәбе директоры Рәмизә Кавиева үзе дә шунда.

Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә (Укучылар сарае, иҗат йортлары һ.б.) шахмат белән шөгыльләнүче мәктәп балалары ярышы иде ул. Шахматның мәркәзе дип әйтерлек Актаныштан килгәннәр. 17 команда. 50ләп бала. Арча, Актаныш, Кукмара, Ютазы, Спас, Әтнә, Саба, Теләче, Биектау районнары... Бүген бирегә иң көчле шахматчылар җыелган, диделәр. Арча Укучылар сараеннан Айдар Яхин җитәкчелегендә, Яңа Кенәр йортыннан Гөлгенә Вафина, Апаз мәктәбеннән Халит Миннебаев белән бер төркем балалар ярышка килде. Ярышларның баш хөкемдары Сөләйман Галиуллин ярыш шартларын аңлатып, уеннар  башланып та китте.

 “Ярышлар буласын кайдан белеп килделәр?” – дип сорыйбыз баш хөкемдардан һәм: “Без шахматчылар белән һәрдаим элемтәдә торабыз”, -- дигән җавап ишетәбез. Халыкара шахмат остасы, Татарстанның атказанган физик культура  хезмәткәре, Актанышта шахмат мәктәбе булдырган, чемпионнар әзерләүче Илдар Имамов та биредә.  “Беләм, Кукмарада шахмат үзәге бар,  Балтачта, Мамадышта шахмат киң таралган, ә инде Арчада шушындый зур бәйге, республикакүләм шахмат бәйгесен үткәрәләр икән инде, Арчада да шахмат үзәге булыр, дип ышанам”, – дип сөйләде Илдар Имамов. Илдар Сәрдәрович республика чемпионнарын яхшы белә. Ул елмаеп Кукмара районы Янил авылыннан килгән Татарстан, Россия чемпионы Нурлан Хисмәтовны: “Менә чемпионнарның берсе!” – дип кочаклап алды. “Сез төрле районнан, ә бер-берегезне яхшы беләсез, әллә кайчангы дуслар кебек!” – дим үзләренә. “Без электрон челтәрләрдә бергә шахмат уйныйбыз!” – дип елмайды алар. 7нче сыйныфта укучы Нурлан: “Шахмат уйнарга яратам, – дип сөйли. – Бөтен дөньяңны онытып, шахмат уйнауны берни белән дә чагыштырып булмый...” Әлбәттә, кызык һәм файдалы шөгыль бу. Кайсы шахмат тренеры белән сөйләшсәң дә: “Иң беренче чиратта шахмат баланы телефоннан аерып тора, – дип сөйлиләр. – Көннәр буе телефонда утырырга мөмкин бит алар! Һәм утыралар да! Ә бала бер шахматка кереп китсә, ул аннан сәгатьләр буе аерыла алмый. Ул гынамы?! Шахмат башны эшләтә, алдан уйлап фикер йөртергә өйрәтә. Бала кечкенәдән алдан уйлап эш итәргә өйрәнә икән инде, ул тормышта да алдан планлаштыра белеп яшәячәк. Мәгънәсез очраклы гамәлләр белән мавыкмаячак ул”. Кайсы гына әти-әни шахматка каршы килер икән?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Ярышларда Арча Укучылар сараеннан беренче командада  абыйлы-энеле Нияз, Инсаф Заһидуллиннар, Алия Нурмиева (тренерлары Айрат Яхин), икенче командада иң яше Алмаз Гатин, Алим Гарипов һәм Гөлия Сабирова (тренерлары Айдар Яхин) Арча данын якладылар. “Без ярышка иң актив балалар белән килдек, – дип сөйләде Арча Укучылар сарае тренеры Айдар Яхин. – Гөлия Сабирова – районда кызлар арасында абсолют чемпион дәрәҗәсенә ирешкән кыз. Күптән түгел Казанда үткән республикакүләм ярышта Алмаз Гатин – 2нче, Алим Гарипов 3нче  урынны алды. Ә бүгенге ярышта Алмаз Гатин 7 мөмкинлектән 5 очко җыеп, 5нче нәтиҗәне күрсәтте. Калган уенчылар 7 мөмкинлектән 4 очко җыйдылар. Ярышлар тыныч, эшлекле мохитта үтте. Балаларны, тренерларны кайнар ризык белән ашатулары да әйбәт булды. Әти-әниләр дә канәгать. Рәхмәт оештыручыларга, баш хөкемдар Сөләйман Галиуллинга, ул оештыра белә”.

Яңа Кенәр иҗат йортыннан ярышларда шулай ук ике команда катнашты. Тренеры Гөлгенә Вафина үзенекеләр белән таныштырды: “Безнең Яңа Кенәр иҗат йортындагы шахмат түгәрәгенә 15ләп бала йөри, – дип сөйләде ул. – Бүген менә шуларның өчесе белән ярышка килдек: Адел Монасыйпов, Илзирә Хәсәнова һәм Муса Шакиров”. Ә икенче команда Апаз мәктәбеннән иде. Тренер Халит Миннебаев җитәкчелегендә Газиз Миннебаев, Айназ Хәйретдинов һәм Роза Минҗанова ярышта катнаштылар. Апаз мәктәбе тренеры Халит Миннебаев: “Без бүгенге республика күләмендәге ярышка районда призлы урыннар алган балалар белән килдек”, – дип сөйләде.

Кукмара районы командасы 1нче урынны алды. Актаныш командасы – 2нче, Саба районы командасы 3нче нәтиҗәне күрсәтте. Без, гадәттә, иң мөһиме – ярышларда катнашу, дип әйтергә яратабыз. Бу шулай да, чөнки үз ояңда гына ятып үсү мөмкинлеге аз, дөньяга чыгарга, башка спортчылар белән дә очрашырга кирәк. Шул вакытта гына остара барасың. Бүгенге ярышлар да әнә шул турыда сөйли иде.

– Күрше-тирә районнар, төрле төбәкләрдәге шахмат тренерлары белән элемтәдә торабыз. Мари Иле белән дә аралашып яшибез, -- дип сөйли ярышларның баш хөкемдары Сөләйман Галиуллин. – Бер айдан соң без Саба районындагы шахмат ярышларына барырга җыенабыз. Ашытбаш мәктәбе Габдулла Тукай исемен йөртә. Бөек шагыйребез туган көне уңаеннан апрельдә шашка ярышлары үткәрәчәкбез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X