erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Республиканың 20 иң яхшы тәрбиячесе арасына кергән Арчаның 4нче балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Хаматуллина: "Уңышның нигезе – балаларны ярату"

Арчаның 4нче балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Хаматуллина республиканың иң яхшы 20 тәрбиячесе исемлегенә керде.

Февраль аенда Лилия Хаматуллина һәм Арчаның 1нче балалар бакчасы тәрбиячесе Дарья Лесенконың “Ел тәрбиячесе” бәйгесенең зона этабында катнашуы турында язган идек. Бу көннәрдә сөенечле хәбәр алдык. Лилия ханым, зона бәйгесендә җиңеп, республика этабында уңышлы чыгыш ясаган. “Безнең балалар бакчасы өчен бу беренче тапкыр, – ди Бала үсеш үзәге – 4нче балалар бакчасы мөдире Наилә Сәмиева. – Лилия Нурислам кызы – ул иҗади кеше. Аның тырышлыгы белән республика дәрәҗәсенә чыга алдык. Шулай ук район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияровка күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәт. Ул бик булышты”.

Бәйгедән соң без 4нче балалар бакчасында Лилия ханым белән очраштык. Без аннан бәйгедән алган хис-кичерешләре белән уртаклашуын үтендек.

– “Ел тәрбиячесе” бәйгесендә мин икенче тапкыр катнашам, – диде ул. – Беренче тапкырында район этабыннан уза алмаган идем. Быел зона бәйгесендә җиңеп, республика дәрәҗәсендә районыбыз данын яклау бәхете елмайды. Ул Казан шәһәрендә, 33нче балалар бакчасында үтте. Әлбәттә, республикабызның иң көчле тәрбиячеләре арасында булу – ул зур горурлык та, җаваплылык та. Безне бик матур итеп каршы алдылар, җырлар, биюләр белән матур чыгышлар әзерләгәннәр иде. Бәйгегә килгәндә, ул безнең көндәлек эшебез. Без көн саен балалар арасында, көн саен алар белән шөгыльләр үткәрәбез, уеннар, бәйрәмнәр оештырып торабыз. Безнең балалар бакчасында бик матур итеп Сабантуй бәйрәме, Габдулла Тукай туган көне, башка чаралар уза. Бездә балалар да, тәрбиячеләр дә, әти-әниләр дә бик актив. Шуңа әлеге бәйгене мин безнең көн саен башкарган эшебезне башкаларга да күрсәтү, дияр идем.

 

– Лилия Нурисламовна, Сез бәйгенең барлык баскычларын да узган тәрбияче. Республика этабы калганнардан нәрсә белән аерыла?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Район этабыннан соң зона этабына чыктым. Ул быел Арчаның 6нчы балалар бакчасында узды. Зона этабына әзерләнгәндә безгә шөгыль темасы алдан билгеле иде, ә Казанда алдагы көнне генә билгеле булды. Иң авыры да шул булгандыр. Республика этабы ике көн барды. Беренче көнне без осталык дәресе күрсәттек. Шул көнне безгә икенче көнне үткәрәсе шөгыль өчен тема бирделәр. Бер кич эчендә без, әзерләнеп, балалар белән шөгыль күрсәтергә тиеш идек. Күрсәтмә материаллар да булырга, интерактив такта да кулланылырга тиеш. Безнең районнан күптән инде республика дәрәҗәсенә чыгучылар булмаган. Үзебез эзләнеп, табып әзерләндек. Монда минем командама – бакча мөдире Наилә Сәмиевага, өлкән тәрбияче Айзирә Галләмовага, барлык тәрбиячеләргә, әти-әниләргә зур рәхмәт әйтәсем килә. Республика дәрәҗәсендә иң яхшылар исемлегенә керүем – ул безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Мин бәйгенең барлык этапларында да театр темасын яктырттым. Балаларда зур кызыксыну уята торган тантамарескаларда тукталырга булдым.

– Тантамарескалар, дидегез. Нәрсәне аңлата алар?

– Тантамарескалар – ул кызыклы сюжетны үз эченә алган рәсемле стенд, тик персонажның башы урынында тишек. Мин үземнең шөгыльләр вакытында аларны еш кулланам, балаларга бик ошый. Мәсәлән, стендта нинди дә булса хайван рәсеме сурәтләнгән, син шуның артына качасың, синең бары тик битең генә күренә. Шулай итеп психологик каршылыклар юкка чыга. Аннан соң театр – ул минем стихиям, дияр идем. Ул балаларга да кызык, миңа да кызык, балаларны кызыксындыру, аларны үз артыңнан ияртү өчен бик әйбәт.

– Чит мохиттә, таныш булмаган балалар белән эшләү авыр булмадымы?

– Әлбәттә, җиңел булмады. Казанда һәм Арчада балалар аерыла. Тик һәр очракта да аларның йөрәгенә юл таба белсәң, балалар сиңа тартыла. Балалар белән уртак телне тиз таптык, дияр идем. Мин өлкәннәр төркемендә эшлим. Бәйгедә дә миңа өлкәннәр төркеме белән эшләргә туры килде. Минем өчен бу бик отышлы булды, дип саныйм. Гомумән, балаларны яратырга кирәк, уңышның нигезе дә шунда дип саныйм.

Лилия ханымга киләчәктә дә яңа җиңүләр, яңа уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X