erid:2VtzquqpS7d
«Рус җыры» лауреат булды
Арча яңалыклары

«Рус җыры» лауреат булды

Котлыйбыз!

Арча мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Рус җыры" халык вокаль ансамбле уңышлары белән куандырып килә. Күптән түгел ул Татарстанда "Хәрби һәм хезмәт батырлыгы" һәм "Россия халыклары бердәмлеге" елын ачу уңаеннан үткәрелгән концертта катнашты. Анда "Безнең геройлар" бөтенроссия иҗади музыкаль-әдәби марафон лауреатлары чыгыш ясады. Шундый дәрәҗәле концертта арчалар лауреат исеменә лаек булды.

Чыганак һәм фото: Арча мәдәният йорты


Арча хәбәрләре

Нет комментариев