erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Сабагаз” идарәсенең Арча бүлеге җитәкчесе Илшат Сабиров: «Килешүне яңадан төзергә кирәк»

Әңгәмәдәш – “Сабагаз” идарәсенең Арча бүлеге җитәкчесе Илшат Сабиров.

– Илшат Әнәсович, хәзер йорт яки фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча килешүне яңадан төзергә кирәк. Бу турыда төрле сүзләр йөри. Янәсе быел килешү төземәсәң, киләсе елдан штрафлар китә икән...
– Быел 1 сентябрьдән ил күләмендә “Газ белән тәэмин итү”  һәм Россия Федерациясе Торак кодексы турында”гы Федераль Законга үзгәрешләр керү хакындагы 71нче Федераль закон үз көченә керде. Шуның нигезендә йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча килешү төзүнең яңа формасы билгеләнде. Әлеге Федераль Закон нигезендә күп фатирлы һәм шәхси йортларда барлык газ челтәренә һәм газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү белән бары тик газ җибәрүче оешма гына шөгыльләнә ала. Моңарчы бу вазыйфаны төрле компанияләр башкара иде. Ә хәзер Татарстан Республикасында бу эшне җаваплылыгы чикләнгән “Газпром трансгаз Казан” җәмгыяте генә  башкара. 
– Димәк, хәзер безнең районда газ җиһазларына техник хезмәтне  республикадагы “Газпром трансгаз Казан” ширкәтенә караган “Сабагаз” идарәсенең Арча бүлеге күрсәтәчәк. 
– Әйе. Арча районындагы фатир һәм шәхси йортлардагы газ челтәренә, газ плитәләренә, казаннарга һәм газ мичләренә техник хезмәт күрсәтүне газ җибәрүче оешма, ягъни безнең оешма гына башкарачак. 
– Килешү төзергә сезгә киләләрме?
– Көнгә уртача 150ләп кеше килә. Тәртип белән аларга хезмәт күрсәтелә. Безнең күп фатирлы йортларда яшәүче 5 мең абонент бар. Аларның яртысыннан күбрәге килешүне төзеде инде. Гомумән, районда газдан файдаланучы 20 мең абонент исәпләнә. 
– Килешү төзү өчен нинди документлар кирәк?
– Шәхесне раслаучы документ (паспорт) һәм гариза тапшыручының милеккә булган хокукларын раслаучы документ.
– Быел ике арада килешү төземәсәң, киләсе елдан штрафлар китә, газны өзәләр икән дигән сүзләр йөри. Пошаманга төшкән халыкны Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов тынычландырды. 2024 елның 1 гыйнварына кадәр газ килешүен төзергә өлгермәүчеләр зәңгәр ягулыксыз калмаячак, диде ул. Моны алга таба да эшләргә мөмкин.
– Әйе. Килешүләрне яңадан төзү буенча эш киләсе елда да дәвам итәчәк. Быел килешүне яңадан төзергә өлгермәүчеләргә штраф яки газны өзүдән куркасы юк.
– Килешүне интернет аша төзеп буламы?
– Документларны интернет аша да җибәреп була. Кирәкле документларны һәм гаризаның күчермәсен dogovor@tattg.gazprom.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Килешү әзер булгач, аны килеп аласы гына була. 
Сүз уңаеннан шуны әйтим, безгә яхшы слесарьлар кирәк.
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X