erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шашлык маринадлау өчен 6 рецепт

Рецептларда иктерелгән продуктлар 2 килограм иткә исәпләнгән. Бу ысуллар белән тавык, сарык, сыер итен маринадларга була.

Суганлы маринад

Суган – барлык маринадларда да диярлек кулланыла. Ул шашлыкка аерым тәм өсти, шуңа күрә артыктәмләткечләрнең кирәге юк.

Кирәк була:

500 грамм суган

Тәменчә тоз

Тәменчә төелгән кара борыч

Суганны берничә кисәккә бүлегез һәм пюре хәленә килгәнче блендер ярдәмендә ваклагыз. Иткә тоз. Борыч тиерегез һәм әйбәтләп болагтыгыз. Пешергән вакытта суган көеп китмәсен өчен пешерер алдыннан ит кисәкләрен аз гына кәгазь салфетка белән сөртеп алыгыз.

 

Кефирлы маринад

Мондый ысыл белән маринадланган ит бик йомшак булып пешә.

Кирәк була:

1 кг 700 гр суган

1,5 аш кашыгы хмели-сунели,

Тәменчә тоз,

Тәменчә борыч,

1700 мл кефир

Суганны вак итеп турарга һәм суы чыксын өчен аз гына төяргә. Тәмләткечләр өстәп, болгатырга һәм иткә кушарга. Өстенә кефир агызып, ит тулысынча маринад астында калырлык итеп болгатырга.

 Минераль суда маринад

Газлы минераль су итнең җепселләрен йомшарта. Шашалык сусыл, йомшак булып пешә, ә сарымсак һәм тәмләткечләр аңа хуш ис бирә.

Кирәк була:

500 грамм суган

1 аш кашыгы көнбагыш мае

1,5 аш кашыгы шашлык өчен тәмләткеч

Тәменчә тоз

Тәменчә төелгән кара борыч

1 л газлы минераль су

Суганны түгәрәкләп турагыз һәм ит белән болгатыгыз. Май, тәмләткечләр һәм вакланган сарымсак кушып, әйбәтләп болгатыгыз. Иткә минераль су кушып, маринадланырга куегыз.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бөтнекле маринад

Әлеге ысул белән маринадланган ит аерым тәмле булып пешә.

Кирәк була:

1,5 аш кашыгы шашлык өчен тәмләткеч

Тәменчә тоз

3 бәйләм бөтнек

500 гр суган

Иткә тәмләткечләр өстәп, бик әйбәтләп болагтыгыз. Ит маринадланасы савытның төбенә бөтнекнең бер өлешен салып чыгыгыз. Аның өстенә итнең бер өчлешен салыгыз һәм бөтнек белән каплагыз. Шулай итеп беткәнче чиратлап салып барыгыз. Иң өстә бөтнек калырга тиеш. Пешерергә ярты сәгать кала түгәрәкләп туралган суган өстәгез һәм болгатыгыз.

Томатлы маринад

Томат согы шулай ук итне йомшатырга сәләтле. Ит тәмле генә булып пешми, ә кызгылт төс тә ала.

Кирәк була:

500 грамм суган

1 аш кашыгы шашлык өчен тәмләткеч

Тәменчә тоз

Тәменчә төелгән кара борыч

3–5 тырнак сарымсак

1,5 литр томат согы

Иткә түгәрәкләп туралган суган, тәмләткечләр, вакланган сарымсак кушыгыз, томат согы өстәгез һәм маринадланырга куегыз.

Майонезлы маринад

Яхшы сыйфатлы майонез итне сусыл итә. Майонезлы маринадларның киң таралган булуы да бәлки шуның белән аңлатыладыр.

Кирәк була

300 грамм суган

500 мл майонез

1 аш кашыгы карри

Тәменчә тоз

Тәменә төелгән кара борыч

Суганны пюре хәленә китерергә. Иткә майнез, суган пюресы, тәмләткечләр өстәп, әйбәтләп болгатырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X