Тәлгать Ногманов: 99 яшьлек ветеранның фронт һәм тыл хезмәте хәтирәләре
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 81 ел тула. Вакыт аяусыз, безнең районнан сугышка 25 меңнән артык кеше китә, сугыш кырында 14 меңнән артык кеше һәлак була яки хәбәрсез югала. Димәк, 11 меңнән артык кеше туган якларына әйләнеп кайта ала. Кызганыч, хәзерге вакытта шуларның берсе генә исән инде.
4 майда район башлыгы Алмаз Хисаметдинов Бөек Ватан сугышы ветераны Тәлгать ага Ногмановны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды.
Тәлгать ага 1944 елда 18 яшьтә армиягә алына. Туган авылы – Субаш Аты. Сугыш башлангач мәктәпне ташлап колхоз эшенә чыгарга туры килә. Чөнки ир-атлар фронтта, бар эш хатын-кызлар, балалар җилкәсенә төшә. “Көлтә дә җыйдым, ашлык та ташыдым“, – дип искә ала ул елларны.
Егеткә 7 елга якын корабльдә хезмәт итәргә туры килә, җиңү хәбәрен Владивостокта ишетә. Аннан соң да кайтармыйлар әле, диңгезләрне миналардан арындыралар. 1952 елда туган авылына кайта. Бер ел клуб мөдире була да, Казахстанга китеп бара. Дүрт ел шахтада эшли, Зәй кызы Гөлсинә белән дә шунда таныша. Бераздан туган якларга кайталар. Тәлгать Ногманов 30 елдан артык коммуналь хуҗалыкта шофер булып эшли, күп бүләкләргә лаек була, “Арча районының шәрәфле гражданины“. Быел 5 июньдә ветеранга 99 яшь тула. Йөз яшьлек юбилее белән дә котларга насыйп булсын.
Дошманга каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен 7 меңнән артык райондашыбыз орден-медальләр белән бүләкләнә. Иске Кишет авылыннан Гани Сафиуллин, Мирҗәмнән Нәкыйп Сафин, Түбән Орыдан Гатаулла Салихов, Арчадан Валентин Ежков Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Наласа авылыннан Равил Закиров, Носыдан Әсхәт Зиннәтуллин, Казанбаштан Ким Нуретдинов, Ставрополь краеның Минеральные Воды шәһәреннән килеп Арчада эшләгән, шуннан фронтка алынган Петр Четвериков, Түбән Әзәктән Гарәпша Шаһимәрдәнов, Симетбаштан Нургали Шәфигуллин сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителәләр, әмма төрле сәбәпләр белән әлеге исем бирелми кала.
“Хәрби Дан клубы“ ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов РФ Оборона министрлыгының “Память народа“ сайтында Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, әлеге исем бирелмәгән 7 меңнән артык солдат һәм офицерларның исемлеген таба. Алар арасында 262 татар да бар.
Михаил Черепанов ярдәме белән сугышта хәбәрсез югалды, дип исәпләнгән йөзләгән райондашыбызның язмышлары ачыкланды һәм аларның исемлекләре “Арча хәбәрләре“ газетасында басылды. Аларның исән булган балалары, туганнары, якыннары документларын алу бәхетенә иреште.
Сугыш елларында тылда да райондашларыбыз фидакарьлек үрнәкләре күрсәтеп хезмәт итәләр. 1941 елда районда һөнәрләр артеле төзелә.
Анда киез итек басу, кәрзин үрү, сабын кайнату, көпчәк мае эшләү, суелган малның канын эшкәртү, үлчәү һәм утиль цехлары ачыла. Сугыштан инвалид булып кайта башлаган райондашларыбыз өчен тире иләү һәм каеш сбруй эшләү цехы ачалар. Ике колхозда елына 250 мең кирпеч чыгара торган заводлар эшли башлый. Коммуналь мунча, педучилище, кирпеч һәм бәрәңге киптерү заводлары, сельпо һәм артель ашханәләре, икмәк пешерү комбинаты торф ягуга күчәләр, торф әзерләү заданиесе алалар. Колхозлар сарыкларны да савып, сөтен дәүләткә тапшырырга тиеш булалар.
1941 елның көзендә илдә мәҗбүри хезмәт йөкләмәсе кертелә. Хезмәткә яраклы һәр кеше эшкә тартыла, урман кисәргә, юл төзергә, икмәк җыюга, предприятие-артельләргә эшкә җибәрелә. Эштән читләшүчеләргә карата җинаять эше кузгатылып, хөкем карары чыгарыла. Кулга алу, судта хөкем карары чыгару өчен 3 көн вакыт бирелә. Эшкә 5 кенә минутка соңга калган өчен дә хөкем итәләр. Кырдан бер башак та алып кайтырга ярамаган. Урманда чикләвек һәм җиләк җыярга да рөхсәт ителмәгән.
Иң авыр эшләрнең берсе окоп казу булган. Татарстанлылар танкларга каршы 64 километр озынлыкта траншея казырга тиеш булалар. Бу эшкә 30 меңләп кеше җибәрелә, шуларның 13 меңе – колхозчылар. Арча районыннан да бу эшкә күпләр җәлеп ителә. Казан-Бөгелмә тимер юлын салуга да арчалар өлеш кертә.
1942 елда хәрби салым кертелә. Арча районы өчен аның күләме һәр колхоз әгъзасы өчен 360 сум итеп билгеләнә. Дәүләткә һәр колхоз ел саен 5әр мең тонна салам әзерләргә тиеш була. 1942 елда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан – 5,15, 1943 елда – 4,86, 1944 елда – 5,6, бәрәңгедән 1942 елда – 37, 1943 елда – 32, 1944 елда 42 центнер уңыш алынган.
Бөек Ватан сугышы елларында Арча районы дәүләткә 460 мең центнер икмәк, 180 мең центнер ит, 240 мең центнер бәрәңге, 5 млн 708 мең литр сөт, 2 млн 394 мең йомырка, 50820 центнер йон, 28420 данә тире, 900 мең центнер брынза һәм башка авыл хуҗалыгы продукцияләре тапшыра.
Районыбызның тыл хезмәтчәннәре дә әнә шулай Җиңү көнен якынайтуга зур өлеш кертәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев