Хезмәт күрсәтүне киңәйтү күздә тотыла
2025 елда республикада социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә тернәкләнү курслары үтүче сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр саны сизелерлек арткан, - дип хәбәр итә "Нократ".
Министрлык хезмәт күрсәтүнең сыйфатын гына түгел, аның колачын да киңәйтергә омтыла.
Тармактагы төп максатлар түбәндәге күрсәткечләргә ирешүдән гыйбарәт:
• Инвалид балаларга социаль хезмәтләр күрмәтү дәрәҗәсен 94 проценттан 97 процентка җиткерү;
• Өлкән яшьтәге инвалидлар арасында бу күрсәткечне 90 проценттан 95 процентка кадәр күтәрү.
Мондый динамика Татарстанда социаль ярдәм системасының нәтиҗәлелеген һәм халыкның барлык катламнары өчен ачык булуын раслый.
Нет комментариев