erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тиздән мәктәпләрдә көзге каникуллар башлана.

Хөрмәтле ата-аналар, бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, балаларыгызның буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүен контрольдә тотыгыз.

Йортыгызда янгынга каршы торышны күзәтегез. Үзегезнең тынычлыгыгыз өчен йортта (фатирда) янгынны белдерүче приборлар урнаштырырга һәм янгын сүндергечләр сатып алырга, шулай ук йорттагы электрүткәргечләрне куркынычсыз халәткә китерергә киңәш итәбез. Балаларга гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтегез. Өйдә күзгә күренеп торган урында ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләре исемлеге урнашсын һәм гадәттән тыш хәл булган очракта балагыз кирәкле номер буенча шалтырата белүен кайгыртырга кирәк.

Балаларга ут белән шаяруның куркынычлыгы турында ешрак искә төшерегез. Янгын вакытында өйдә (фатирда) качмаска, мөмкин кадәр тизрәк янган бинадан чыгарга кирәклеген анлатыгыз. Кече яшьтәгеләрне өйдә ялгыз кадырмагыз. Балаларга ягып җылыту мичләрен, газ плитәләрен һәм башка ачык ут чыганакларын  карауны  беркайчан да йөкләмәгез.

Исегездә тотыгыз, ут хаталар кичерми. Гадәттән тыш хәл булган очракта  01, 101, 112 номеры буенча шалтыратыгыз.Үзегезне һәм туганнарыгызның тормышын саклагыз!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илдар Хәйруллин,

Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X