erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында җәйге каникулларның кайчан башланасын әйттеләр

1, 9, 11 сыйныф укучылары 24 майга, калган сыйныфлар 31 майга кадәр укый.

Әти-әниләрнең һәм укучыларның күпсанлы мөрәҗәгатьлшрен исәпкә алып, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында укучыларның җәйге каникулга кайчан китәчен хәбәр иттеләр.

Министрлыкта хәбәр итүләренчә, 1, 9, һәм 11 сыйныф укучылары өчен уку елы 24 майда тәмамланачак. Беренче сыйныфлар 25 майдан җәйге каникулларга китсә, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу көнне “урак өсте” – имтиханнар башлана. 25 майда рспубликабыз мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак.

Калган сыйныфлар өчен уку 31 майга кадәр дәвам итеп, җәйге каникуллар 1нче июньдә башланачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шулай ук Мәгариф һәм фән министрлыгында чыгарылыш кичәләрен 24нче июньнән соң үткәрергә тәкъдим иттеләр.

Фото: Мәгариф һәм фән министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X