erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үгез – үчле хайван

...Бу көнне икенче көтүче булып классташым Шәүкәт чыга. Ә көтүдә – яман зур үгез (авырлыгы 1 тонна килде, дип сөйләгәннәре истә).

Менә шул тонналы үгез җаен туры китереп Шәүкәткә ташлана! Бәхеткә (үзенең бәхетсезлегенә), Шиһап абый якында гына була, ике арага кереп малайны саклап кала. Бәлки үгез үзеннән өркер дип уйлагандыр, бәлки уйларга да өлгермәгәндер...

Мондый вакытта үгезнең күзләрен кан баса, диләр. Ул котырынып көтүчене чөеп ташлый, таптый, сөзә. Ә малай елый-елый авылга чаба, ярдәмгә чакыра. Авыл кешеләре төшеп җиткәндә Шиһап абый исән була әле, әмма Арчада хастаханәдә җан бирә. Үгез явыз кабыргаларын сындырып бетергән, дип сөйләделәр.

Мин балык шәп эләккәнгә куанып, кармакларны күтәреп авылга атлыйм.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әле ул елларда  авылның нык чагы. Йорт саен диярлек биштән ким булмаган бала-чага. Шунысы гаҗәп – урамда, кем әйтмешли,  эт әсәре дә юк. Мин моңа соңыннан, булган вакыйгаларны баштан кичереп караганда гына игътибар иттем. Бар да үгездән качып беткән булган икән бит. Күпләр капкаларын да бикләп куйгандыр инде. Минем бәхеткә, ярый әле Миңкамал апаның капкасы бикләнмәгән булган...

Кайтам шулай, клуб янына җитеп килгәндә бакчадан котырынып тау кадәр үгез килеп чыкмасынмы! Миңа нишләргә? Ара якын, барын да секундлар хәл итә. Якында гына Миңкамал апа капкасы, келәгә басып шуны ачам, җилкә капка тимеренә эләгеп сөртенеп тә алдым, әмма егылмадым. Сарай ишеге ачык, каршыда баскыч, очып диярлек печәнлеккә менеп җитәм һәм... үгез минем арттан ук баскычны алып ыргыта. Әй, үкерде, акырды үгез, алгы аягы белән җирне актарды, аннан капкага юнәлде, чыгып китәр алдыннан өй почмагындагы бүрәнә башларын чөеп атты...

Үгез күрсәткән тамашаларны соңыннан сөйләделәр. Урам  буйлап чираттагы корбанын эзләп озак йөргән ул. Азрак “төшереп” тә алган бер-ике ир заты каршы чыгып караган үзенә. Ул аларның берсен селтәп ыргыткан, бәхетенә якында гына йөк машинасы булган, шунда менеп котылган. Көтү чиратына чыкканда шул кеше бик каты кыйнаган булган үгезне...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X