erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Велотуризм спорты – яшьләр сайлавы

Арча стадионында урнашкан велотуризм спорты мәйданчыгында ачык ярышлар узды. Төрле яшьләрдәге 53 егет һәм кыз үзара көч сынашты.

Газетабызның алдагы саннарының берсендә язып үткәнчә, “Үзәк” территориаль иҗтимагый үзидарә”се Арча Укучылар сарае белән берлектә “Велотуризм спорты – яшьләр сайлавы”  проектын тормышка ашыру өчен Президент фонды грантын отты. Грант акчасына 11 велосипед алынды һәм район спортчылары велотуризм өчен махсус мәйданчыклы булды.

Велотуризм буенча планнаштырылган өч ярышның икесе Укучылар сараеның спортлар залында уздырылса, 2 июль көнне велосипедчылар махсус мәйданчыкта ярышты. Һәр катнашучыга уңышлы чыгышлар теләп, ярышларны районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ильяс Гәбделгәзизов ачып җибәрде. Шулай ук чарада Арча районының “Үзәк” территориаль иҗтимагый үзидарә” рәисе Радислав Прахов һәм район ЮХИДИнең юл куркынычсызлыгы фонды җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова да катнашты. Спортчыларның осталыкларын Яшел Үзән шәһәре спорт мәктәбе тренеры Леонид Петров һәм ел дәвамында укучылар белән шөгыльләнүче укытучылар Фәрит Минхаеров, Ленар Сафин бәяләде.

Яшь велосипедчылар көндезге сәгать уннан бергә кадәр ярышты. Көтмәгәндә күкне каплап алган кара болыт та, яшьнәп яуган яңгыр да туктата алмады аларны. Жюри әгъзалары әйтүенчә, туристлар нинди генә һава торышы шартлары булса да, алга барырга һәм төрле вәзгыятьтән чыгу юлын таба белергә тиеш. Бу көнне һава торышы чын мәгънәсендә сынады яшь туристларны. Иртәдән кыздырып торса, өйлә вакытына дөбердәп яңгыр яуды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ярышлар тәмамланганнан соң, “Велотуризм спорты – яшьләр сайлавы”  проектының кураторы Айгөл Галәветдинова белән сөйләштек. “Әлеге проектның тормышка ашырылу вакыты 1 марттан 30 июльгә кадәр. Менә бүген велотуризм ярышларының ахыргысы уздырылды. Шулай ук проект кысаларында, ярышлардан тыш, осталык дәресләре һәм велопоходлар оештырылды. Осталык дәресләрендә барысы 280 бала катнашты. Алда әле тагын ике велопоход көтелә”, - дип уртаклашты ул. Проект җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин да бу проектка үз көчләрен керткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Туризмның киләчәк буынны физик яктан көчле, рухи яктан сынауларга каршы торучан итеп тәрбияли торган спорт төре булуын ассызыклап үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X