erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Химиядән бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган Яңа Кенәр мәктәбен тәмамлаган Алинә Гайнетдинова: «Репетиторларга йөрмәдем»

Без Алинәнең үзе һәм аның укытучысы Алия Сабирова белән уңышның сере турында әңгәмә кордык.

Яңа Кенәр мәктәбен тәмамлаган Алинә Гайнетдинова химия буенча бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыйган. 

– Бердәм дәүләт имтиханын әйбәт язганмындыр дип уйласам да, 100 балл ук булыр, дип күз алдына китермәгән идем, - диде Алинә. - Имтихан нәтиҗәләре дәүләт хезмәтләре порталында һәм махсус сайтта шәхси кабинетта чыга. Тик мин анда кереп караганчы аны инде социаль челтәрдә мәктәп төркеменә элгән булганнар. Миңа бу турыда иптәшләрем хәбәр итте. Әлбәттә, бу минем өчен бик күңелле яңалык булды.

Мин 7нче сыйныфтан “5”кә генә укыдым. Мәктәпне дә медальгә тәмамладым. Химия фәнен 8нче сыйныфтан бирле укысак та, әлеге фәнгә карата кызыксыну миндә 9нчы сыйныфта гына уянды. Бу укытучым Алия Сабирова тырышлыгы. Шул ук елны химиядән имтихан тапшырдым. Ул вакытта да мөмкин булган 40 баллдан 40 балл җыйдым. Химия буенча олимпиадаларда катнашып килдем. Быел район этабында җиңүче, республикада призер булдым. Шулай ук Казан милли тикшеренү институты үткәргән конференциядә катнаштым.

Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүгә килгәндә, укытучым Алия Сабирова белән әзерләндек.  Аның тырышлыгы, ярдәме бик зур булды. Репетиторлар белән дә, онлайн-мәктәпләрдә дә шөгыльләнмәдем. Төрле җыентыклардан биремнәр эшләдем, төрле вариантларны чишеп карадым. Мәктәптә ай саен  сынау өчен имтиханнар биреп карадык. Уку елы башында үземнең нәтиҗәләремнән канәгать түгел идем. Әкренләп, әзерләнә-әзерләнә, төрле вариантларны чишә-чишә, нәтиҗәләр дә яхшырды. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Киләчәгемне дә химия фәне белән бәйләргә телим. Укуымны Казан федераль университетының химия факультетында дәвам итәргә җыенам. Анда керү өчен химиядән тыш, рус теле һәм җәмгыять белеменнән имтихан тапшырырга кирәк иде. Алардан да югары нәтиҗәләргә ирештем. Авыл мәктәбендә укып, репетиторларга йөрмичә дә имтиханнарны югары балларга тапшырып булуын үз мисалымда исбатладым, дип уйлыйм. Иң мөһиме – каушамаска, күп әзерләнергә, бер генә вариант белән тукталып калмыйча, төрле вариантларны чишәргә кирәк.

Алия Сабирова, Яңа Кенәр мәктәбе химия укытучысы:

– Мин, Казан федераль университетының химия факультетын тәмамлап, Яңа Кенәр мәктәбендә әле үзем дә дүртенче елымны гына эшлим. Алинәнең химиядән 100 балл җыюы – минем эшчәнлегемдә дә зур беренче шундый югары нәтиҗә. Алдагы елларда бер укучым 78 балл җыйган иде. Мәктәпне тәмамлаганда үзем дә химиядән бердәм дәүләт имтиханыннан 89 балл җыйган идем. Укучым мине уздырды. Бу бик күңелле яңалык.

Алинә белән без баштан ук уртак тел таптык. Алинә үзе дә бик тырышып әзерләнде. Ул губка кебек минем һәр әйткән сүзне сеңдереп, аңламаганын кабат-кабат сорап, максатына туры барды һәм шундый югары нәтиҗә күрсәтте. Бер ел гына әзерләнеп, мондый баллар җыеп булмый. Алинә инде 10нчы сыйныфта укыганда ук имтиханның беренче өлешен чишә иде. 11нче сыйныфта без аның белән икенче өлеш өстендә эшләдек, катлаулы мисаллар чиштек. Җиңелдән катлаулыга барып, системалы эшләгәндә генә, югары нәиҗәләргә ирешеп була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X