erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Чүриледә яңа һәйкәл

Бүген Яңа Чүриле авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл ачылды.

Авылда моңарчы мондый һәйкәл мәктәп ишек алдында булган. Ләкин моны хәтерләүчеләр сирәк калган инде. Тыл ветераны Антонина Осипова әйтүенчә, авылдан сугышка 300дән артык ир-ат киткән,шулар арасында аның да ике абыйсы : Иван белән Федор Ефремовлар да. Икесе дә ил азатлыгы өчен һәлак булган алар. Һәм менә бүген яу кырында ятып калган 72  каһарман авылдашлары белән бергә алар Туган илгә һәйкәл булып кайтты.

Бик күптән көтелгән вакыйга булганга  һәйкәл ачу тантанасына яше-карты җыелган. Күбесендә чәчәк бәйләмнәре. Митингны Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин бәйрәм белән котлап ачып җибәрде. Яңа Чүриле һәм Курса разъезды мәктәбе укытучылар һәм укучылар коллективы чараны шигырьләр, җырлар белән үреп матур итеп оештырганнар. Рәхмәт аларга. Ә рәхмәтнең иң зурысын авыл халкы шушы һәйкәлне торгызуда башлап йөргән авыл җирлегенә һәм аңа бу изге эштә ярдәм күрсәткән Шәмәрданов Ринат, Имамиев Ральфик,Савельев Сергей.,Савельев Алексей,Мөхәмәдиев Айрат,Рәхимуллин Альфред, Имамиев Марсель, Гибадуллин Ильяс,Гыйбадуллин Илназ,Мөхәмәдиева Камилә.,Савельева Татьяна ,  Рәхимуллина Азалия.Шәмәрданова Камиләләргә белдерде.

Митинг барышында киләчәктә һәйкәлдә Ватанга Җиңү алып кайткан хәзер инде барысы да бакыйлыкка күчкән сугыш ветераннарының да исемнәре мәңгеләштерелер дигән теләк тә әйтелде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кызыл лентаны кисү хокукы бертавыштан митингта катнашкан бердәнбер тыл ветеранны Антонина Осиповага тапшырылды. Аның һәйкәлдәге абыйлары исемнәре язылган урынны куллары белән сыйпый-сыйпый күз яшьләре белән дога кылуын дулкынланмыйча карау мөмкин түгел иде. Әйе, һәйкәлләр үлеләр өчен түгел, безнең өчен, исәннәр өчен кирәк.

Соңыннан һәйкәлгә венок һәм чәчәк бәйләмнәре салынды. Ринат Шәмәрдәнов авылдашларын кич белән һәйкәл янына бу тантаналы вакыйганы кайнар пылау белән сыйланып бергәләп бәйрәм итәргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X