erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Якташыбызның яңа иҗат җимеше белән таныштык

Хәйдәр Зәйнуллин үзенең иҗатын сәер хезмәтләр дип атый

Арча хәбәрләре редакциясе белән һәрдаим тыгыз элемтәдә торып, иҗат җимешләре белән бүлешүче якташыбыз Хәйдәр Зәйнуллин үзенең тагын бер хезмәте белән уртаклашты. 

Күптән түгел генә "К" хәрефеннән генә торган "Кәрим коесы" дигән китабы дөнья күргән булса, бүген авторның кулында тагын бер "җимеше". "Җырлыйк әле, дуслар" дип исемләнгән җырлар җыентыгы әлегә бер генә данә. "Бу китапның әле узгәртәсе җирләре бар. Биредә бик матур борынгы авыл көйләре, туй җырлары, чыгарылыш кичәләрендә җырлый торган җырлар тупланган. 150ләп җыр бар монда. Төрле җыр китапларыннан файдаланып, үзем дә җырларга яратканлыктан, бер китап бастырасым килеп китте. 2019 елда ук башланып киткән бу эшнең әле бу беренче нәтиҗәсе генә. Төгәлләп бетергәч, купләп чыгар дип планнаштырам,"- дип уртаклашты Хәйдәр Зәйнуллин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аның төп максаты - югалган, онытылып барган татар җырларын бер җыентыкка туплау. Билгеле җырлардан кала, автор китабына үзе иҗат иткән шигырьне дә керткән. Әлеге җырны ул әти-әнисенең алтын туенда башкарып, аларга бүләк иткән.

Киләчәккә дә планнары зурдан аның. Киләсе биш еллыка инде планнары төзелгән булуын җиткерде безгә. "Халыкка кирәкле дә, кызыклы да, ләкин шул ук вакытта бераз сәер дә хезмәтләр иҗат итәм мин" - дип тәмамлады ул әңгәмәне. 

Уңышлар теләп калабыз. Барлык башлангычларның да нәтиҗәсен күрергә, куелган максатларга ирешергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X