Җыештырасыгыз килмәсә, чүпләмәгез
Җыештырган түгел, чүпләмәгән урында чиста була. Шул хактв онытмасак иде.
Республикада, шул исәптән районда да чисталык икеайлыгы башланды.
Бу уңайдан республиканың табигатьне саклау ведомстволары һәм райондагы чисталык өчен җавап бирүче оешмалар көчәйтелгән эш режимына күчерелде.
Бүген "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесе юл буе полосаларын контрольдә тоту бүлегенең әйдәп баручы белгече Надежда Куликова, "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесенең Арча районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Төньяк территориаль идарәсенең өченче разрядлы өлкән белгече Зөһрә Гыйльметдинова белән район территориясенә кергән федераль, региональ һәм җирле юлларның чисталыгын тикшерү буенча рейд үткәрелде.
Яз үзе белән кояшлы, матур көннәр генә түгел, эш тә алып килә. Кыш дәвамында кар астында яшеренеп, борын төртергә җай таба алмыйча яткан чүпләр баш калкыта. Ә алар, үз чиратында, җыештыру, яшәгән урыныбызны, юл кырыйларын чистарту кирәклеген белдерә.
Бу көннәрдә шәһәребездә, авылларда оешмалар, предприятие, учреждение хезмәткәрләре, авыл җирлекләре вәкилләре, мәктәпләр коллективлары дәррәү булып чисталык өчен көрәшкә чыкты. Хезмәткәрләр үзләре эшләгән оешмалар территорияләрен тәртипкә китерсә, торак-коммуналь хуҗалык шәһәрне чүп-чардан арындыра.
Әлеге комиссия тикшерү өчен районның бер юнәлешен - Сеҗе ягын сайлап алды.
- Без көн дә юлда, районның аркылысын буйга әйләнеп, төрле юнәлешләрдә булып чыктык. Санкциясез чүплекләр берән-сәрән генә очрады. Кайсы гына якка барма, тирә-юньне чистартуга зур игътибар бирелгән, - диде Зөһрә Гыйльметдинова.
Шулай да Казаннан алып килгән экология белгечләре белән Сеҗе ягын әйләнеп үтәргә булды. Аларның күзләре шулкадәр үткер, бер генә чүп кисәген дә күрми калмыйлар. Терлекчелек комплекслары, фермалар яннарын карап үттеләр, юл кырыйларына зур игътибар бирелде. Хәтта авыл эчләренә, аның да иң ерак урамнарына кереп, карап йөрделәр. Һәркайда чисталык, тәртип.
- Гомумән алганда, без районда чагыштырмача чисталык, дигән фикердә. Авыл эчләре, капка төпләре дә тәртиптә, юл кырыйлары турында әйткән дә юк - бер чүп тапмыйсың, - диде Надежда Куликова. - Өч урындагы чүплекне исәпкә алмаганда. Аны да тиз арада хәл итәрләр, дип уйлыйбыз.
Тикшерү нәтиҗәләре начар түгел, районыбыз турында белгечләр фикере уңай. Әмма бу әле тынычланырга була, дигәнне аңлатмый. Гомумән алганда шундый фикер белдерсәләр дә, Надежда Куликова әйткәнчә, өч урында санкциясез чүплеккә юлыктык.
Аларның берсе Сеҗе юлына борылыр алдыннан Арчаны чыкканда уң якта. Ялгышмасам, элек биредә Агрогоснаб иде.
Шулай ук Божа турысындагы полосада чүплек барлыкка килгән. Бер яктан поездлар үтә, икенче якта - машина юлы. Күз алдында.
Шәһәр советы башкарма комитеты тиз арада чарасын күрер, дип ышанабыз.
Урта Бирәзә ягына таба юл алдык. Зур Бирәзәне чыгар алдыннан чүп салу өчен контейнерлар куелган. Алар буш. Вакытында чүбен алып киткәннәр. Ә менә тирә-ягында ни генә таралып ятмый. Шиналарга кадәр (ә алар иң зыянлы әйберләр) шунда ташланган.
Контейнерлар, бәлки, бу көнге темага кагылмыйдадыр, әмма юл кырыенда ук шундый ямьсез күренешкә тап булу бер дә сөендерми. Аннан чүплеккә әйләнгән контейнер яннары бер монда гына түгел, адым саен, диярлек. Кем гаебе белән? Әлбәттә, үзебезнең. Янына бушатып китүе җиңел бит. Кеше хезмәте санга сугылмый. Шуның өчен акча ала, дияргә яратабыз. Ә чисталык һәркемгә кирәк. Җыештырган түгел, чүпләмәгән урында чиста була. Шул хактв онытмасак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев