erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзеннән-үзе ургылып чыга

​​​​​​​Беркөн Расип Нәбиуллин редакциягә Сабантуйга багышланган шигырен алып керде.

Беркөн Расип Нәбиуллин редакциягә Сабантуйга багышланган шигырен алып керде.

Кызыклы шәхес ул. 2005 елдан имам. Уллары белән бергә авылларында чаңгы ярышлары оештыруда катнаша. Буш вакытларында үзе дә чаңгыга баса. Бервакыт без аның бер бәйге барышында сәхнәдә җырлавын ишеттек. Тавышы матур. Шәҗәрәләр төзү белән шөгыльләнә. Хәзер менә шигырь яза башлаган. Өлкән яшьтә. Ничек? Без әнә шуның белән кызыксындык..

Лаешта укып, агроном-оештыручы һөнәрен үзләштерә Расип абый. 25 ел бригадир, 5 ел икътисадчы булып эшли. Яңа Чүриледәге психоневрологик интернатта склад мөдире вазыйфасын да башкара.

– Мәчеткә мин 2000 елдан йөрим. Имам абый исемле имам бар иде бездә. Аны бөтен авыл халкы хөрмәт итте. 2005 елда мәчет ачылгач, мәҗбүриләп диярлек мине үз урынында калдырды, – диде Расип абый.

– Җырга сәләт кемнән күчте? Тавышыгыз сокланырлык.

– 5 сыйныфта укыган вакыттан көтү көттем мин. Башта хуҗалык, аннан колхозның сарык көтүен. Анда җырлап йөрүдән башка нишлисең, – диде ул көлеп. – Әти гармунчы иде минем. Җырлады да. Аңа охшаганмындыр, күрәсең. Мәктәптә укыганда да, картайгач та әле сәхнәләрдә җырлап йөрдем. Ә сез әйткән бәйгегә мин шәҗәрә белән бардым. Шуның белән кызыксынып киттем. Ни өчен 7 буынны белергә кирәк? Шуны ачыклыйсым килде.

– Ачыклый алдыгызмы соң?

– 7 буынның бөтен ягын да тикшереп бетерсәң, авылда бөтен кеше белән туганлашып бетәсең икән. 80 хуҗалыклы авылның 40ы минем нәселгә килеп тоташуы ачыкланды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ә шигырь язу сәләте электән килдеме?

– Яшүсмер чакта 1-2 куплетлык котлаулар яза идем. Ә хәзергесе... Аллаһы Тәгаләнең сынавыдыр инде. Бу авыру гаепле барысына да. Кайсы җирең йомшак, шуңа китереп бәрә, диделәр бит. Мине күз борчый иде. Сукыр калам, ахры, дип борчылып йөргәндә аякларым авырта башлады. Аңа коронавирус килеп кушылды. Балалар кичтән хастаханәгә алып китмичә, иртә беләнгә калган булсам, барып торырга да туры килмәве бар иде. Арча хастаханәсеннән Казанга җибәрделәр (узган ел бу). Анда вакытында өлгердегез, диделәр. Өч атна яттым. Авырудан бераз рәтләнә төшкәч шигырь язу чире башка китереп сукты. Туганыма кәгазь, ручка алып килергә куштым. Аны түземсезлек белән көттем. Тиз-тиз шигырь юллары сырлый башладым. Язып өлгерә алмыйм, чишмә кебек агып тора.   

– Ә темаларын каян алдыгыз? Күптән уйланып йөргән идегезме?

– Юк инде. Нәрсә турында уйласам, башымда шул хакта шигырь юллары туа. Урманга җитәрәк авылда карт нарат агачы бар иде. Шул искә килеп төште. “Берәү дә белми, аңа ничә яшь...”, – дип язып киттем. Оныкның туган көненә бер шигырь юлладым да, телефоннан укыдым. 9 май көнне мәчет каршындагы обелиск янында митинг үткәрәләр иде. Узган ел катнаша алмадым. Җиңү көненә багышлап ике шигырь яздым да, авыл җирлеге башлыгы белән сөйләшеп, телефоннан сөйләдем. Хастаханәдән кайткач бакчага чыктым. Бөтен җир ап-ак чәчәктә. Күңел тулды. Ярты сәгатьтә 20 куплетлы шигырьне язып аттым. Менә хәзер Сабантуй якынлаша. Аның турында шигырь юллары ургылып килде. Ничек язалар икән, дип аптырап йөри идем, аны тартып китерә алмыйсың, үзеннән-үзе килә икән.

   – Ничә шигырегез бар инде?

– 45. Шуларның 20-25ен хастаханәдә яздым. Көн саен 2-3 шигырь. Бик сәер икән, үзем дә аптырадым. Менә хәзер бераз туктап торам. Вакыт та юк. Этәргеч кирәк, күрәсең.

– Иҗат уңышлары телибез сезгә, Расип абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X