erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Зиннур Тимергалиев энесен хәрби операциягә озаткан

Арчада яшәүче язучы, шагыйрь Зиннур Тимергалиев үзенең бертуган энесен махсус операциягә озаткан. Илнур бер ай дәвамында «Казан-Экспо»да хәрби өйрәнүләр узган. Кичә якыннары белән саубуллашыр өчен вакыт биргәннәр, ә бүген төнлә инде алар ерак тарафларга юл тоткан. (Интертат, Гөлназ Хәбибуллина)

«Энем каравыл ротасына эләккән. Алар, груз саклап, башка солдатлардан бер көнгә соңрак киттеләр. Хатыны, апасы, без – абыйлары, җиңгиләре, барыбыз бергәләп озатып калдык», – дип сөйли ул.

«Озату мизгелләре бик авыр булгандыр, Зиннур абый?» – дим.

«Елашмадык, без – Тимергалиевлар, йөрәк белән күтәрә торган халык. Барыбыз да чын егетләрчә нык тордык. Ләкин эчтән сыкрата, әле дә башымда шул гына. Без хисләрне тышка чыгара белмибез шул. Тормыш иптәшем: «Син үз эчеңә йомылдың әле», – дип йөри. Тик йомылу түгел бу, бары тик башка нәрсә турында уйлап булмый.

Тормыш иптәше, апа-җиңгиләре еладылар инде.Тик энемне озатып калгач кына. Аның янында күз яше түгеп торсалар, үзенә бик авыр булыр иде. Ислам дине бенча да, авыр вакытларда елау тыела бит.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: © Зиннур Тимергалиевның шәхси архивыннан

Менә хәзер озаттык та, телефонны кулдан төшермичә, «ут йотып» торабыз инде. Илнурдан 4 туганы хәбәр көтә. Мәрхүмә әниебез, әгәр төпчеген шулай махсус операциягә алып киткәннәрен белсә, йөрәгенә ябышыр иде…Бакыйлыкка күчкәненә 1 ел була инде. Әни бит ул, энемне яклап, военкоматларга  да барган кеше. 

Минем Арчада полициядә эшләгән вакытым. Берзаман рациядән: «Кичекмәстән Арча военкоматына килергә», – дигән хәбәр килә.

Ашыгып барып керсәм, военком бүлмәсендә әни елап утыра. Без гаиләдә 4 егет, 1 кыз үстек. Өчебез бик үк тыныч булмаган урыннарда хезмәт итеп кайткан идек инде. 18 яшен тутырган, шушы бүген без озаткан энекәшебез Илнурга да армиягә китәргә повестка килгән икән. Әни, бик нык кайгырып, авылдан 40 чакрым араны «ә» дигәнче узып, военком янына килгән. «Инде 3 малаем хезмәт итеп кайтты, сезгә тагын нигә минем 4нче малаем», – дип, нишләргә белми, тавышлана. Аллаһның рәхмәте белән, военком бик әйбәт кеше булып чыкты. Безнең барыбызның «шәхси делобызны» ачып, кайсыбызның кайда хезмәт иткәнен карап чыкты.

Дәвамын әлеге сылтама аша укый аласыз: https://intertat.tatar/news/enesen-xarbi-operaciyaga-ozatkan-zinnur-timergaliev-elasmadyk-iorak-belan-kutarabez-5855686

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X