erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айгөл Бариева Линарны төштә күргән: "Елый-елый уяндым..."

Җырчы Айгөл Бариева төшендә ирен Линарны күргән. Бу хакта Айгөл социаль челтәрдәге сәхифәсендә язды. Бу төшне укыганда, каз тәннәре чыга. Сез дә укыгыз әле...

“Ниһаять, ниһаять, төшемә кердең. Нәкъ шушы фотодагы кебек күрдем. Бик матур, күтәренке кәефтә һәм ап-ак киемнән. Мондагы кебек ак күлмәктән һәм ак чалбардан.

Балалар белән түгәрәк өстәл артында ашап утырабыз. Кинәт коридорда син пәйда булдың. Елмаясың. Мин шок хәлендә “Линааар” дип кычкырып сине кочаклап алдым. Бик каты кочаклаштык. Әле дә җылыңны тоям. Төштә елыйм, “китмә” дип ялварам, кысып кочаклыйм сине...

Ә син минем белән салмак кына биегәндәй, елмая-елмая колагыма “Бар да яхшы! Кирәк! Китәргә кирәк! Мин анда шундый шәп идея уйладым” дип пышылдыйсың. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мин елый-елый уяндым. Якын кешемне тере килеш күргәч, шундый рәхәт булып китте. Сине төштә күрергә бик теләдем... Нинди идея уйладың икән син, бәгърем? 

Аллаһыма шөкер, күрдем. Бәхетле итеп күрдем. Рәхәт аңа анда. Күрдем. Үз күзләрем белән күрдем, ачык итеп. Урыны оҗмахта булсын, Рухы шат булсын. Күргән төшләрем яхшыга, шатлыкка булсын, йә Раббым, Әмин”, - дип язган Айгөл.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/aygl-barieva-linarny-tsht-krgn-elyy-elyy-uyandym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X