erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дача сезонын ябу вакыты якынлаша

Дача сезонын ябу вакыты якынлаша, аның белән бергә аналоглы эфир телевидениесен күрсәтү дә туктатыла.

Дача сезонын ябу вакыты якынлаша, аның белән бергә аналоглы эфир телевидениесен күрсәтү дә туктатыла.

14 октябрьдә Татарстан Республикасында аналоглы телевидение күрсәтү туктатыла. Бу, әгәр сез әле дә аналоглы телевидение карыйсыз икән, киләсе җәйгә янәдән кара экраннарга “кайтырга” мөмкин, дигән сүз. Санлы эфир телевидениесенә тоташырга вакыт җитте.

2018 елда Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру күрсәткәнчә, йорт һәм дача җәйге ял өчен иң кулай урыннар булып кала.

  Күбебез шәһәр яны йортларына җәй көне генә, бик сирәк очракларда гына кыш көне, бара. Дача телевидениесе өчен ел әйләнәсе түләү файдалы түгел. Санлы эфир телевидениесенең иң мөһим өстенлеге – ул бернинди абонент түләве булмау. Һәр теләгән кеше бушлай 20 канал карый ала.

Әгәр сез DVB-T2 санлы стандарт кабул итүче яңа телевизор карыйсыз икән, сезгә бары тик  Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре телевизион каланчасына каратып куелган антенна гына кирәк. Әгәр телевизор яңа булмаса (2013 елга кадәр чыгарылган), санлы приставка да кирәк булачак.

Шунысы мөһим: антенна дециметрлы диапазонда (ДМВ) булырга тиеш. Төбәк телеканалының нинди диапазонда эшләвен белешегез. Әгәр метрлы булса, ул тулы дулкынлы булырга, ягъни метрлы һәм дециметрлы сигналларны кабул итәргә тиеш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сез яшәгән торак пункт санлы сигналны кабул итү зонасына керәме яки юкмы икәнен тикшерергә кирәк. Якында урнашкан телевизион каланчасы турында мәгълүматны санлы эфир тапшырулар интерактив картасы ярдәмендә карта.ртс. рф. сайтында алырга мөмкин. Антеннаны мөмкин кадәр югарырак – йорт түбәсенә урнаштырырга кирәк.

Көйләү һәм тоташтыруда ярдәм кирәк булса, 8-800-222-8-716 номеры буенча төбәк кайнар линиясенә шалтыратырга мөмкин. Операторлар махсус укытылган “санлы волонтер” чакырырга ярдәм итәчәк яки тулы консультация алу өчен техник белгечләр белән тоташтырачак.

 

Дача санлы телевидение нәрсә өчен кирәк?

  •  Бакчадан аерылмыйча гына дөнья вакыйгаларыннан хәбәрдар булырга;
  •  кичләрен филм яки сериаллар карарга;
  •  яңа рецептлар өйрәнергә һәм үз бакчаңда үстерелгән натураль продуктлардан төрле ризыклар әзерләргә;
  • шәһәр яны йортында төзекләндерү эшләре өчен яңа идеяләр кулланырга;
  •  абонент түләүләрдән тыш өзлексез телетапшырулар карарга.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X