Татарстанда шәһәр агломерацияләрендә юл хәрәкәтен идарә итүнең интеллектуаль системасын булдыру кысаларында 18 светофор яңартылды. Проект «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча тормышка ашырылган.
Яңартылган светофорларга 18 контроллер, 89 юл хәрәкәте детекторы һәм 19 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. Проектны финанслауга барлыгы 125,7 млн сум юнәлдерелгән, шуның 91,8 млн сумы федераль бюджет хисабына бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эшләр Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә башкарылган. Казанда 12 светофор яңартылып, аларга 12 контроллер, 61 детектор һәм 12 видеокамера куелган. Чаллыда исә алты светофор заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Аларга алты транспорт контроллеры, 28 детектор һәм җиде видеокүзәтү камерасы урнаштырылган.
Яңа җиһазлар транспорт агымын реаль вакытта күзәтергә һәм аның үзгәрешләренә карап светофорларның эш режимын көйләргә мөмкинлек бирә. Яңартылган объектлар бердәм интеллектуаль транспорт системасына кертелгән.
Министр урынбасары Ранис Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, адаптив идарә юллардагы “бөке”ләрне киметергә һәм бигрәк тә транспорт күп булган вакытта хәрәкәтне җайлырак оештырырга ярдәм итә.
Татарстанда интеллектуаль транспорт системаларын кертү 2020 елдан дәвам итә. Соңгы биш елда республикада адаптив идарә өчен 124 светофор модернизацияләнгән, 597 юл хәрәкәте детекторы һәм 610 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган.
Интеллектуаль транспорт системалары 300 меңнән артык кеше яшәгән шәһәр агломерацияләрендә юл хәрәкәтен нәтиҗәлерәк оештыру өчен кулланыла.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев