erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда мәктәп ашханәләрен төзекләндерү һәм җиһазлау өчен 1 млрд сумга якын акча тотылачак

Мәгариф өлкәсендә узган ел иң төп юнәлеш булып башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру булды,дип белдерде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

" Россиянең бөтен төбәкләре дә бу юл белән китмәде,чөнки болай ашатуны оештыру өчен вакыт 2023 елга кадәр бирелгән.Татарстан проектны 2020 елның 1сентябреннән үк тормышка ашыра башлады. Тукландыру мәсьәләсе әле озак вакыт көн тәртибеннән төшмәс , дип уйлыйм. Чөнки без ашатуны оештыргач, ата-аналар, җәмәгать оешмаларыннан фикерләр, мөрәҗәгатьләр килә башлады" , - диде министр.

Аның сүзләренчә,бик күп эш башкарылган. Мәсәлән, ашханәләрдә инвентаризация үткәрелгән, укучыларның яшь үзенчәлеген исәпкә алып меню расланган.

 

Өч елда Татарстанда башлангыч сыйныф укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итү өчен 5,8 млрд сум тотылачак . Шул исәптән моның өчен федераль бюджеттан 3,2млрд сум, ә республика бюджетыннан 2,6 млрд сум биреләчәк. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Тукландыруны оештыру өчен без 1 млрд сумга якын булган мәктәп ашханәләрен төзекләндерү һәм җиһазлау программасын тормышка ашыра башлыйбыз.Мондый программалар чынлыкта беркайда да юк. Һәм Татарстан  моның белән горурлана ала",- диде мәгариф һәм фән министры.

Бу уку елында республикада башлангыч сыйныфларда 209 мең бала белем ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X