erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Бәлки, кызым, бүген чыкмассың. Син кайтканчы куркып торам.»

Әни... Әни куллары... Әни догасы... Әни җылысы... Иң кадерле, иң газиз кеше белән бәйле сүзләр. Якты дөньяга аваз салгач та беренче булып үзенең йомшак кулларына алып күкрәгенә кочкан кеше әни - әни куллары (»Шәһри Казан »).

 

Әнинең үз баласына кылган догадан да кадерле дога бармы икән ул дөньяда. Әни җылысын да шулай ук беркем дә, берни дә алыштыра алмый. Аңа тиңнәр юк. Ул бердәнбер, газиз, кабатланмас.

Ана йөрәге генә бөтен нәрсәне үзенә сыйдыра, баласы белән бергә шатлана, сызлана. Беренче мәхәббәт утларында янып мышык-мышык елаганыңны да күрә, мәктәптә укыганда яшереп кенә язган көндәлекләреңне дә укый икән ул. Янәсе, әни күрми-сизми. Үзәгеңнән өзелеп төшкән йөрәк парәңнең сиздермәскә тырышып елаганын да, гашыйк булып саф сөю хисләре кичергәнен дә күрәсең-сизәсең икән.

"Кызым, бүген клубка чыгып тормасаң да ярар, төне дә караңгы..." Ә бүген ничә еллардан соң әнинең бу сүзләрен көзге каршында бөтерелгән кызыма үзем кабатлыйм: "Бәлки, кызым, бүген чыкмассың. Син кайтканчы куркып торам." Яшьлекне җиңеп кара син.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

...Еллар агышы тирән эзләр салган әни кулларын учларыма алам. Нинди кадерле, якын бит алар. Бу - мине һәм сеңлемне бишектә тирбәткән, ипи салган, төннәр буе оекбаш, бияләй бәйләгән, без үсеп шәһәргә киткәч, сагынычлы хатлар язган, ә иң мөһиме, тормыш авырлыклары алдында югалып калмаган куллар. Шушы газиз кулларның җылысын озак еллар тоярга насыйп булсын иде. Әни бит ул!

Алсу Сафиуллина.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/blki-kyzym-bgen-chykmassy-sin-kaytkanchy-kurkyp-toram

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X