erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Дустымның кияүдәге апасына гашыйк булдым

Бик кыен хәлдә калдым. Бәлки, газетаны укучылар миңа киңәш бирер дип өметләнәм. Рөстәм (исемен шулай дип әйтик) исемле якын дустым бар. Ул өйләнмәгән, минем кебек үк. Без бергә эшлибез, эштән тыш та гел аралашып торабыз (»Шәһри Казан»).

 

Рөстәмнең кияүгә чыккан балалы апасы бар. Безгә еш күрешергә туры килә, чөнки Рөстәм әлегә аларда яши. Хәзер шулкадәр дуслашып киттек, алар мине туганнарыдай якын күрә, бөтен бәйрәмнәренә кунакка чакыралар. Үзем дә сизмәстән, Рөстәмнең апасына гашыйк булдым. Ул гади, ачык, бик якын миңа, хәзерге кызлар кебек масаймый да. Чибәрлеген әйтеп тә торасы юк. Кич ятсам да, иртән торсам да, күз алдымда ул. Ләкин ул кияүдә һәм аның баласы бар. 

Кайвакыт без аның аның белән телефонда смслар язышабыз. Әмма ул язышу дусларча гына. Аның белән аралашу шундый җиңел, рәхәт. Юктан да көлешәбез. Сизәм: ул да миңа тартыла. Бәлки, аңа иреннән игътибар җитмидер, шуңа минем белән аралашадыр. Ләкин безнең арада зур киртә – аның гаиләсе. Инде нишләргә? Бу ярату белән ничек яшәргә?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Нияз, Казан.

http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/dustymny-kiyadge-apasyna-gashyyk-buldym

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X