erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Ий Аллаһ! Кеше баласын да шулай үзеңнекедәй яратып буламы икәнни?”

Беркөнне апагыз кайтты. Ишектән керүгә үк, кысып кочаклап алды да, кулларыма шушы алтын алкаларны салып: “Әни, үпкәләткән булсам – гафу ит. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа”, – диде. Елады. Мин дә еладым. Бу минем өчен бик кадерле мизгелләр иде (»Шәһри Казан»).

 

– Кызым, мин бу алкаларны сиңа калдырам. Миннән соң син киярсең.
– Ник, дәү әни? Үзең киеп йөр рәхәтләнеп.
– Кызым, мин бит гомерлек түгел, ә алкалар озын гомерле. Миннән соң, кадерле кешемә калырга тиеш бит инде алар. Ә син, Аллаһ боерса, аннары йә кызыңа, йә минем кебек, оныгыңа тапшырырсың. Бу – чын алка, чиста алтын, кызым. Апаң бүләге.
– Аны сиңа кайсы апабыз бүләк итте соң, дәү әни?
– Үги кызым...
–Туган көнеңәме?
– Юк, кызым. Үзенчәлекле бүләк иде бу. Туган көн бүләге түгел.

Дәү әни бераз дәшми торды. Бер ноктага төбәлеп, нәрсәнедер йөрәге аша үткәргәнен тойдым. Аннары сүз башлады.
– Кызым, апагыз Миңсылу үги кызым иде. Бабагызның хатыны үлеп, кулында ике айлык бала белән кала. Һәм мин – 19 яшьлек кыз бабагызга – хатын, шушы сабыйга әни булып, яңа тормыш башлыйм. Җаваплы һәм җитди адым иде бу. Бабагызның аягы гарип булуын да исәптә тотып, әнием бик елады, мине кызганды. Ә мин яшьтән үк тәвәккәл идем. Ниндидер көч мине бу эшне башкарып чыгачагыма ышандырды. Без тормышны ир белән хатын гына түгел, ә өч кешедән торган гаилә булып башладык. Бер-бер артлы улларыбыз, кызларыбыз туды. Балалар олы апаларының миңа үги бала булуын үсеп, буйга җиткәч кенә белделәр. Мин барысына да тигез карадым. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

...Беркөнне олы апагызга шешәдән сөт эчергәнмен дә, аны күкрәгемә кысып, янында изрәп йоклап киткәнмен. Безгә әни килгән, түр якта минем сабыйны кочаклап йоклап ятуымны күргән дә: "Ий Аллаһ! Кеше баласын да шулай үзеңнекедәй яратып буламы икәнни?” – дип сөйләнеп чыгып киткән. Ул моны миңа гомер буе сөйләде. Мин, кызым, апагызга кеше баласы итеп карамадым. Үземнеке кебек итеп үстердем. Ул минем үз әнисе булмавымны да үскәч кенә белде. Моны аңа мин әйтмәдем, әлбәттә... 

Апагыз үсеп буйга җиткәч, башка балалар кебек үк, үз юлын тапты: шәһәргә барып урнашты, укырга керде. Әмма кайтулары гына сирәгәйде... Бәлки минем аның әнисе түгеллегемне әйтүчеләр башка сүзләр дә әйткәндер...

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/iy-alla-keshe-balasyn-da-shulay-zenekedy-yaratyp-bulamy-iknni

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X