erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Индира: “Әти-әнисез тормыш бик авыр”

Шаян ТВ” каналында эшләүче Индира күпләргә “Болгар радиосы”ндагы “Иртәнге чәй” тапшыруы аша да таныш. Аның үзенчәлекле тавышын, бар дөньяны яңгыратып көлүен күпләр хәтерлидер. Тик 27 яшь кенә булуына карамастан, Индира ятимлек ачысын шактый татыган. Башта әтисен, аннары әнисен югалткан ул ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

 

– Индира, фотоларга карасаң, син коеп куйган әти кызы...

– Миңа ике ай булганда, әтием үлгән. Әни ике бала белән берүзе кала. Ул вакытта апага 12 яшь булган. Әни декрет вакытында да эшләгән – иртәнге дүртенче яртыда урам себерергә чыгып китсә, сигезенче яртыда кайтып, апаны мәктәпкә озата, апа мәктәптән сәгать икедә кайткач, әни көнбагыш сатырга чыгып китә. Ничек тә акча табарга, безне үстерергә, башка балалардан ким булмасыннар дип, безнең өчен тырышып яшәде ул. “Әти” сүзенең нәрсә икәнен белмичә үстем. Миңа ул сүз чит иде кебек. Бәлки, гаиләдә хатын-кызлар гына булганга һәм әтине, гомумән, белмәгәнгә шулай тоелгандыр. Миңа әтисез дә рәхәт иде кебек.

– Әниеңнән: “Әтием кайда?” – дип тә сорамадыңмы?

– Беркайчан да әнигә: “Нигә башкаларның әтиләре бар, ә минеке юк?” – дигән сорау биргәнем булмады. Әтинең кирәклеген, тормышымда никадәр җитмәвен үскәч кенә аңладым. Мин, чыннан да, коеп куйган әти кызы, без бик нык охшаган. Әтием Мамадыш районы Албай авылыннан. Ул яктан әле әбием исән, быел аңа 90 яшь тулды. Сау-сәламәт кенә булсын. Авылга кайтсам, бөтен күрше-күлән кем кызы икәнемне белә. Копия әтиең, диләр. Әти тәрбиясе, мәхәббәте, назы җитмәве үзенең эзен калдыра икән шул. Мин хәзер ир-атларга бик җентекләп карыйм. Булачак ирем мине үлеп яратучы, кайгыртучан, юмарт, минем өчен борчылып торучы булырга тиеш. Тиеш түгел инде, шундый булуын телим. Минем ирем – ир дә, әти дә ролен үтәргә тиеш. Алай булмаса, кирәкми дә. 

– Кызганыч, әниле тормышың да озак дәвам итмәгән...  

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әни бакыйлыкка күчкәндә, миңа 23 яшь иде. Аның киткәненә инде 4 елдан артты, ә мин әле һаман да аның юклыгына ышанып бетә алмыйм. Әни турында сөйләве авыр миңа. Әнидә яман шеш таптылар, дөресрәге, операция ясаганнан соң гына яман шеш барлыгы ачыкланган. Бу бик серле хәл. Әни үзе белә торып, безгә әйтмәгәндерме яки табиблар яман шешнең 4нче стадиясе икәнен күрмәгәнме... Метастазлар инде бөтен тәненә таралган булган. Ә ул бит анализларда күренергә тиеш иде!.. Әни февраль аенда эч авырта дип йөрде дә, Казанга килеп, тиз генә фатир эзли башлады. Ә без аның кая ашыкканын аңламыйбыз. Шулай, фатир табып, әни операциядән соң савыгып бетмәгән килеш Чаллыдагы фатирны сатып, Казаннан фатир алып, сделкаларга (килешүләргә) йөрде. Күрәсең, бөтен эшне эшләп бетереп китәсе килгәндер...

– Кеше вафаты алдыннан үзгәрә, диләр. Сәер хәлләр булмадымы?

– Хастаханәдә ай ярым ятканнан соң, әнине өйгә җибәрделәр. Беркөнне әни тормый башлады, икенче көнне ашамады, эчмәде, ә өченче көнне, гомумән, сөйләшмәде. Аңында түгел иде кебек. Хәтта шунда да мин әнинең китәсен белмәдем, аңламадым. Ничек инде минем әнием үлә ала? Бу миңа мөмкин түгел булып тоелды. Шул көнне бер сәер хәл булды. Әни көне буе сөйләшми, аңында түгел. Көн кичкә авышкан иде, мин әни янында бүлмәдә үзем генә. Шунда әни бер сүз әйтте: “Иртәгә”, – ди. “Нәрсә иртәгә?” – дим. Әнидән тагын җавап: “Иртәгә”. Булды, бүтән бер сүз дә әйтмәде. Һәм, чыннан да, иртәгә дигән көнне әни үлде. Нәрсә бу, могҗизамы, нәрсә? Үзенең кайчан китәсең каян белгән ул?! Ул төнне без йоклый алмадык. 1 май көнне сәгать 6.50дә әнинең күзләре мәңгелеккә йомылды. Ул безнең кулларда, безнең күз алдыбызда үлде. Кешенең бакыйлыкка күчкәнен беренче тапкыр шунда күрдем... 
Әни тумышы белән Сарман районы Ләке авылыннан, аны шунда җирләдек, үзе шулай теләде. Әнине җир астына төшергәннәре, өстенә туфрак салганнары һаман күз алдымда тора.

– Ятимлек ачысын аны татып карамаган кеше аңламыйдыр. Ә шулай да син гел елмаясың, көләсең... 

– Әти-әнисез тормыш бик авыр икән ул, бик. Кайвакыт үземә дә: “Нигә яшим икән мин?” – дигән уйлар килә, ләкин андый уйларны шул ук вакытта куам. Үзем гел елмаям, минем көлүне әллә каян танып алалар, кешеләргә зарланып-елап йөрмим. Елакларны үзем дә яратмыйм. Мин – бик позитив кеше. Нинди генә булмасын, мин тормышны, яшәүне бик яратам. Вакыт дәвалый, дигән булалар, бернәрсәне дә дәваламый ул. Әнине югалту йөрәктә мәңгелек, төзәлми торган яра калдырды. Алга таба ничек тә булса яшәргә бит. Миңа бу очракта бер әйбер генә булыша – әти-әниемнең юклыгы Аллаһы Тәгалә тарафыннан, димәк, шулай булырга тиеш, без берни эшләтә алмыйбыз. Ул биргән сынауларны сабыр гына үтеп, алдагы көннәрдә мине әле бик зур бәхет көтә дигән өмет белән яшим. Хәзер әйтәсе сүзләрем бик баналь булыр, әмма әйтим әле. Әти-әниләрегез исән булса, кайтыгыз яннарына, шалтыратыгыз, аралашыгыз, соңыннан үкенерлек булмасын. 

Тулырак: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X