erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

“Арча уку-укыту үзәге” (“Арский учебный центр”) директоры Резеда ИСМӘГЫЙЛЕВАның Яңа ел котлавы

30 декабря 2019, 11:40

1462

0

0

“Арча уку-укыту үзәге” (“Арский учебный центр”) директоры Резеда ИСМӘГЫЙЛЕВАның Яңа ел котлавы

Арча шәһәре хосусый өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе “Арча уку-укыту үзәге” (“Арский учебный центр”) директоры Резеда ИСМӘГЫЙЛЕВА:

–  Бу ел безнең өчен бик уңышлы булды – яңа юнәлешләр ачылды (мәсәлән, сакчы, 1С хисапчысы һ.б.), автомәктәп 10нан артык төркем чыгарды, эшчәнлегебез республикабызның башка районнары буйлап та җәелдерелде. Безгә ышаналар, бездә белем алырга омтылалар. Чөнки бездә сыйфатлы белем һәм һәркемгә дустанә мөнәсәбәт.

Шәхсән үземнән һәм коллективым исеменнән райондашларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Сезгә сәламәтлек, күтәренке кәеф, зур җиңүләр һәм һөнәри үсеш телим! Яңа мөмкинлекләр ачыгыз, уңыш үрләрен яулагыз, иң кыю хыялларыгызны тормышка ашырыгыз һәм иҗади тәҗрибәдән курыкмагыз! Яңа елда куелган максатларга ирешергә насыйп булсын!

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X