Елый-елый рәхмәт әйтәләр
Арчада Коръән ашы үткәрелде. Нияте – яу кырында ятып калганнарның рухлары шат булсын, исәннәр туган йортларына әйләнеп кайтсын.
Аны Татарстан Республикасы буенча “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” сугышчан хәрәкәтләр ветераннары җәмәгатьчелек оешмасы рәисе Илнур Яруллин быел дүртенче тапкыр оештырды.
Бу көнне Коръән ашына махсус хәрби операция зонасында батырлык үрнәкләре күрсәтеп уллары, ирләре һәлак булган, хәзерге вакытта яу кырында хезмәт итүче егетләрнең әниләре, хатыннары чакырылган. Арчадан гына түгел, күрше районнардан, хәтта башка төбәкләрдән дә бар иде. Чөнки Илнур Яруллинны бүген Татарстанның бөтен районнарында, хәтта чит төбәкләрдә дә беләләр, аның ярдәменә мохтаҗлар, ярдәмен күргәннәр елый-елый рәхмәт әйтәләр.
Аналарның хәлен үзе ана булган кеше яхшы аңлый. Аның өчен баласын югалтудан да зуррак хәсрәт бар микән?! Ә сугыш ул берәүне дә аямый.
– Кеше Аллаһы Тәгаләдән нәрсә язган, шуны күрә. Ачлыгын да, сугышын да. Баласын да югалта. Исәннәргә бер-берсенең кадерен белеп, тыелганнардан тыелып яшәргә кирәк, – диде үзенең вәгазендә Коръән ашына килгән Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. – Иманлы булып килде, иманлы булып китәрлек итеп яшәргә кирәк. Бу афәтне безгә Аллаһы Тәгалә сабак өчен, сынау өчен биргәндер. Илнур әфәнде бик күп әти-әниләргә ярдәм итәргә тырыша. Рәхмәт яусын аңа. Баласын югалткан кешеләргә бик авыр. Ярдәм итеп яшәү кирәк. Бу Коръән ашы махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын, исәннәрнең җиңү яулап үз аякларында әйләнеп кайтуларын телән чалынган Корбан итеннән әзерләнгән. Шул сәбәпче дә булсын иде.
Район башлыгы урынбасары Рамил Мөхәмәдияров волонтер буларак башкарган хезмәте өчен Илнур Яруллинга рәхмәтен белдерде. “Ярдәмне яу кырына алып барып үз кулы белән тапшырган кеше – чын волонтер”, – диделәр аның турында.
– Бу ашка чакырганнары, минем кебек әниләр белән очраштырганнары өчен зур рәхмәт. Минем улым МХОда. Мин ялгыз әни. Өйдә берүзем. Ул киткәч, сәламәтлегем югалды. Ике тапкыр операция кичердем. Улым дип йокларга ятам, аны уйлап торам, – диде Әтнә районыннан Әминә Салихова. –Җибәргән әйберләрем Илнур Яруллин кебек изге күңелле кеше тырышлыгы белән улыма барып җитә. Ул аның белән очрашып тора.
– Хәбәрсез югалган балаларыбызның гәүдәләрен алып кайтып күмә алсак ярар иде, дип телибез. Бу хәсрәт безне якынайтты.
– 39 яшендә туган көнендә улымны җирләдек. Алып кайтып бирүдә Илнурга зур рәхмәт.
– Ирем киткәндә өченче бала көткәнемне белмәдем. Сугыш баласы, диләр аны. Иремне ялга җибәрмәгәч, үзем бардым, очраттым. Бергә булыйк, бердәм булыйк, шул очракта гына җиңү яулый алачакбыз.
Төрле районнардан килгән әниләрнең сүзләре бу. Елый-елый сөйлиләр. Һәрберсенең чыгышы Илнур Яруллинга рәхмәт белән тәмамлана.
– Мин Илнур Гомәрович белән ике елдан артык эшлим. Бөтен әниләр бик якын. Татарстаннан читкә дә чыктык. Санкт Петербург, Нальчиктан улыбызны алып кайтып бирегез, дип язалар. Аналарга килгән хәсрәтне без дә кичерәбез, – диде Вагыйзә Әгъламова. – Безнең Яңа Кенәр авылында яшәүче Нурия Галимова күптән түгел улы Максимны җирләде. Башкаларны коткарам дип үзе һәлак булган. Нурия хәзер улының исән калган өч дустына булыша. Бөтен егетләр дә исән булсыннар, ди. Үзе кош-корт асрый, үстереп, тушенка ясап, егетләргә озата. Ачык һавада йоклау өчен 25 махсус капчык алып бирде. Менә шундый олы йөрәкле безнең әниләр.
– Илнур Яруллин үзе мунча ясата, үзе аш уздыра, үзе махсус хәрби операция зонасына барып кайта, алгы сызыкка ук кереп, посылкаларны тапшыра, әниләргә ярдәм итә. Без булышыр кешесе булмаганнарга посылкалар әзерләп җибәрәбез, – диде район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина.
– Маскировка өчен челтәр үрәбез. Егетләр кулына тапшырам, дип вәгъдә итә Илнур Гомәрович. Без беләбез, ул барып җитәчәк, – диде пенсионерлар берлеге җитәкчесе Руфия Баһаветдинова.
Коръән ашында катнашучылар табын әзерләүчеләргә, ярдәм иткән иганәчеләргә дә рәхмәтләрен белдерделәр.
Шул көнне кич Арча мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм күрсәтүче райондашларыбызны бүләкләү тантанасы узды. Район башлыгы урынбасары Рамил Мөхәмәдияров һәм Илнур Яруллин ярдәм кулы сузарга әзер торучы олы йөрәкле волонтерларны, хезмәт коллективларын, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләрен бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев