«Минага бастым һәм тездән түбән сул аягымны югалттым»
Үз хәлен үзе генә белә егет.
Арчадан Динар Абдуллин махсус хәрби операция зонасына өлешчә мобилизация буенча 2022 елның 29 сентябрендә китә.
– Махсус хәрби операция башлану белән бөтен кешенең тормышы үзгәрде. Күпләр шуның белән яши башлады. Минем дә уемда шул гына булды, – диде Динар Абдуллин.
Июль аенда Татарстан егетләрен туплаган “Тимер” һәм “Алга” батальоннары барлыкка килә. Башта Динарның шулар рәтенә кушыласы килә. Әмма нәрсәдер аны тотып тора, бармый кала. Мобилизация башлангач, егетне хәрби комиссариатка чакыралар. Анда хәйран гына хәрби комиссар белән сөйләшеп утыра ул һәм катгый карарга килә.
– Мин ирекле рәвештә махсус хәрби операция зонасына җибәрүләрен сорап рапорт яздым. Гаиләм, балаларым юк. Ә туганнарым, бу хакта ишеткәч, шок хәлендә калды. Юкка борчылмагыз, бар да яхшы булыр, дигәч, тынычландылар кебек. Әллә миңа гына сиздермәделәрме? Анысын белмим. Әмма әйткән сүземнән кире кайтмасым көн кебек ачык иде, – диде Динар Абдуллин. – Һәм бу гамәлем өчен бер дә үкенмәдем, үкенмим дә.
Динар өч яшеннән Арчада яши. Шәһәрдә үсә, беренче мәктәпне тәмамлый. Махсус хәрби операция зонасына киткәнче, металл конструкцияләр белән шөгыльләнә, үз эшен яратып башкара. Чын ир-егетләр хезмәте, дигән фикердә була ул. Бәлки, шулай дәвам иткән дә булыр иде. Әмма илдәге вәзгыять аның планнарын гына түгел, уйларын да үзгәртеп куя. “Чын ир-егет илен сакларга тиеш”, – дигән карары егеткә тынгылык бирми.
– Махсус хәрби операция зонасында бүленеш буенча артиллериягә эләктем. Ике ел ярым актив сугыш хәрәкәтләрендә катнаштым. 2025 елның 4 апрелендә мин авыр яраландым. Минага бастым һәм тездән түбән сул аягымны югалттым, – диде Динар Абдуллин.
Үз хәлен үзе генә белә егет. Тик зарланып утыру ирләр эше түгел. Бигрәк тә Динар кебек нык характерлы, батыр йөрәкле егетләр авырлыклар алдында тез чүгәргә күнекмәгән.
Ул Саратовта госпитальдә дәвалана. Барлык табибларга, шәфкать туташларына – барысына да әле дә зур рәхмәтле. Аннан Самарада протез куялар һәм шунда ук тернәкләнү үтә. Андагы хезмәткәрләргә дә егет рәхмәт сүзләре генә җиткерә.
Батырлыклары өчен бирелгән бүләкләр турында сүз чыккач, Динар җавабы белән сокландырды да, аптырашта да калдырды.
– Бүләкләр бар. Алар минеке, күрсәтү өчен түгел, – диде ул.
Динар Абдуллин махсус хәрби операцияне ахырына кадәр җиткерергә кирәк, дигән фикердә. Яңа килүчеләргә курыкмаска киңәш итә, чөнки аныңча, курку иң начар дошман. Бер җавабы белән Динар тагын гаҗәпләндерде.
– Минага басып, аягымны югалтудан бигрәк махсус хәрби операция минем өчен бетте дип борчылдым, – диде ул.
Югыйсә, ике дә уйламас, яңадан шунда китәр иде. Әмма монда да тик ятмый Динар Абдуллин. Республика Рәисе кубогына махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннары арасында үткәрелгән спорт ярышларында актив катнаша, җиңүләр яулый.
Тагын да кызыграгы, махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясенең җирле бүлекчәсен җитәкләргә ул үз теләге белән алынды. Сәбәбен сорагач:
– Мин булдыра алуымны сиздем, баш мием миңа үзеңне шулай тәкъдим ит, мин ышанам, без булдыра алырбыз, диде. Үз-үзем белән кечкенә генә әңгәмәдән соң, мин үз кандидатурамны тәкъдим итәргә булдым. Бераз булса да вакыт үтте, читтән бирелгән бәяләр буенча минем эш нәтиҗәләремнән канәгатьләр. Монда минем сәркатибем Алинә Латипованың да хезмәте зур. Аңа ассоциация исеменнән зур рәхмәт, – диде.
Максаты – бүгенге үсеш курсына ярдәм итү.
– Бу эшне ышаныч белдереп безгә калдырганнар икән, без аны дәвам итәргә тиеш, – дигән фикердә ул.
Динар Абдуллинга ихтыяр көче, максатына ирешүен, тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәвен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев