erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Наласа егете Марсель Сираҗиев - батырлык үрнәге

Махсус хәрби операция зонасында лейтенант Марсель Сираҗиев контракт буенча 2024 елның маеннан мотоукчылар ротасы командиры урынбасары вазифасында хезмәт итә. Хәрби бурычларны үтәгәндә ул тәҗрибәле белгечләргә хас батырлык күрсәтә.

2024 елның декабрендә Пушкино чигендә махсус хәрби операция барышында лейтенант Сираҗиев  яраланган иптәшләренә һәм күрше бүлекчәләрнең яраланган хәрбиләренә ярдәм итә. 

Сугышчан бурычны үтәү барышында якташыбыз дошман деверсия-разветка төркеменең һөҗүм итүен күреп ала һәм шунда ук рота командирына хәбәр итә. Дошманның көчле уты астында сугышчан иптәшләре белән бергә лейтенант Сираҗиев дошманга каршы чыга һәм дошманның дүрт хәрбиен юк итә. Якташыбызның кыюлыгы  дошманны сугыш кырыннан чигенергә мәҗбүр итә. Марсель Сираҗиев сугышчан бурычларны үтәү барышында шәхси үрнәге һәм батырлыгы белән үз подразделениесе солдатларын әлеге юнәлештә уңышлы хәрәкәт итәргә рухландыра.

Батыр йөрәкле якташларыбыз  белән чын күңелдән горурланабыз һәм аларның җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев