erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә 80 ел

Дәү әтием – горурлыгым

Минем дәү әтием Нигъмәтулла 1918 елда Арча районы Мәмсә авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Бабамның әтисе Насыйбулланың нәсел тамырлары бик көчле, таза була. Сигез баласына дөрес тәрбия биреп, аларны тырыш, хезмәт сөючән итеп үстерә ул.

Дәү әтием бик яшьли кул астына керә. Кулыннан килмәгән бер эше дә юк: тимер, балта эшен белә, мич чыгару, кирпеч салу, төзелеш эшләрен, авыл хужалыгы хезмәтләрен – һәммәсен дә бик яхшы башкара. Тормыш авырлыкларын яшьтән күреп үскәнгәме, дәү әтием гомеренең соңгы көненә кадәр зарланмый, сыкранмый, көн-төн эшләп, беркемгә дә караңгы чырай күрсәтмичә, ярдәмләшеп, булышып яши.

Хәрби хезмәткә чакыру кәгазе аңа 1939 елда килә: аны армия сафларына алалар. 1941 елның мартына кадәр Алабугада сәяси әзерлек курслары үтә. 3 елдан соң аны Владимировкага җибәрәләр. Полк төзелгәч, 1942 елда фронтка кереп китә. Ул Украина фронтында фашистларга каршы аяусыз сугышта катнаша. Дәү әтиемнән сугышта күргәннәре турында без – оныклары еш сораштыра идек. Иң истә калганы һәм аянычы итеп ул менә нәрсәләр сөйләп калдырды. Алар төнлә Новошахтинск юнәлешенә сугышка керәләр. Өстә – бер кат шинель, аякта – чолгаулы күн итек. Үзәкләрне өзәрлек суык. Карга күмелеп диярлек яталар.

Сөйләшергә, тәмәке кабызырга ярамый. Суык аяк-кулларны өшетә, гәүдәне куырып китерә. Ике тәүлек дошманны көтеп яталар. Якында гына снарядлар төшеп ярыла. Менә немецлар якынлаша, өс-баш яхшы, кулларында – яхшы корал. Ә безнекеләрнең 3 кешегә бер винтовка, кеше саен 5 патрон. Немецлар тарафыннан көчле һөҗүм башлана. Сызгырып ядрәләр оча,  снарядлар ут чәчеп ярыла. Шул чакта “Атакага!” – дигән команда яңгырый. Солдатлар коралсыз килеш “Ура!” кычкырып дошманга ташлана. Мәхшәр башлана. Солдатлар чапкан печән кебек җиргә ава, машиналар күккә оча. Корбаннарның иге дә, чиге дә юк. Егылган солдатның винтовкасын алып немецларга таба чаба дәү әтием, 5 патрон… һәм бар да бетә, яраланып гөрселдәп җиргә егыла яшь егет. Кулда корал юк шул, алай гына җиңелмәс иде алар дошманга. Бу бәрелештә үлеп, яраланып калучыларның исәбе-хисабы булмый. Исән калучылар, чолганышта калып, әсирлеккә төшә. Әсирләрне йөк вагоннарына төяп, Германиягә озаталар. Тоткыннарны баракларга тараталар. Икенче көнне үк эшкә куалар. Анда күргән газапларны дәү әтием елый-елый сөйли иде. “Эт күрмәгәнне күрдек, ачлык, өскә кияргә кием юк”. Аздан гына үлмичә калалар. Исем-фамилияң юк, анда һәр кешене номерлап кына йөртәләр. Дәү әтинең гомерен куллары саклап кала. Тоткыннарны немец гаиләләренә эшкә алып китәләр. Дәү әтигә, башкалар белән беррәттән, “русский Иван” дип исем бирәләр. Ул берничә немец хуҗалыгында эшли: сарайлар сала, мич чыгара, түбәләргә калай яба. Ашау юк дәрәҗәсендә, җан асрарлык кына. Бик сирәк кенә каткан икмәк, бәрәңге бирәләр, теш үтми торганнарын суда җебетеп ашый. Тамак  өчен барысына да риза. Күңелдә өмет бар бит, бәлки, исән калып, өйгә кайтырга насыйп булыр.

Бервакыт ишегалдында агач эшкәрткәндә немецның 3-4 яшьлек кызы аның янына килеп, озак кына карап тора да кечкенә кулын аңа суза. Кулында – прәннек. Дәү әтием алырга куркып “наен“ ди, ләкин кыз прәннекне аңа бирә. Дәү әти елый-елый рәхмәт әйтеп ашый. Сабый бала аның дошман икәнен каян белсен?

Тагын бер вакыйгага тукталасым килә. Беркөнне әсирләрне складка йөк бушатырга алып баралар. Сарык йоныннан зур-зур түкләр була ул. Дәү әти ертылган түктән йонны йолкып ала да күкрәгенә яшерә. Аннан күреп, башкалар да йонны йолкып тутыралар. Баракка кайткач, әсирләргә йон эрләргә өйрәтә. Ә икенче көнне тимер чыбыклар алып кайтып, энәләр ясый. Бер төркем әсирләрне йон оек бәйләргә өйрәтә, оеклар бәйләп кияләр, аяклары җылынып китә. Ләкин фашистлар оекларны тиз күреп өлгерәләр: салдырып алалар да кыйнап ташлыйлар.

Җиңү көне якынлашканда, тоткыннар барагыннан әсирләрне икешәр-өчәр машинага төяп алып китеп юк итә башлыйлар. Сугыш чорында концлагерьларда 13 млн кеше һәлак булган икән, шуларның 1 млн 200 меңе – балалар. Ачлыктан, төрле авырулардан, җәзалаулардан күпме кеше үлгән!

1945 елның апрелендә аларны Америка солдатлары коткара. Азат ителгәч, дәү әтием Берлинны алуда катнаша. Рейхстагка байрак кадалган көнне дә ул яхшы хәтерли иде.  Германиядән Белоруссиягә кадәр җәяү кайталар. Юлда үлеп калучылар бик күп була. “Юл газабы – гүр газабы” дигән әйтемнең хаклыгына ул шунда тагы бер кат төшенә. Җәяү кайтасы, ашарга юк, әле күпме корал өстерәп кайтырга кирәк! Көнгә 60 чакрым юл үткән алар. Тик дәү әтиемә тиз генә өйгә кайтырга насыйп булмый. Аларны, вагоннарга төяп, Россиянең төрле якларына эшкә тараталар. Ул Көнчыгыш Казахстанга эләгә. Төзелештә ташчы булып эшли, соңыннан ФЗӨ да малайларны кирпеч салырга өйрәтә.

Туган авылы Мәмсәгә 1948 елның җәендә генә кайтып җитә. Ләкин аны илдә кочак җәеп каршы алмыйлар, чөнки андыйларга шикләнеп карыйлар. Узган гасырның җитмешенче елларына кадәр әсирлеккә төшкән ватандашларыбыз турында телгә алучы сирәк була. Дәү әтигә “Сугышта катнашкан” таныклыгы да башкаларга караганда соңрак бирелә...

Дәү әтием 1948 елның көзендә Фәрваз исемле дәү әнием белән тормыш корып җибәрә, 2 егет, 4 кыз тәрбияләп үстерә. Минем әтием Камил – аның олы улы. Дәү әтием пенсия яшенә җиткәнче колхозда ташчы булып эшләгән. Ташкичү авылы мәдәният йорты, колхоз идарәсе, терлекчелек фермалары, Мәмсә авылы мәктәбе, бәрәңге базы һәм башкалар – барысы да аның кулы белән эшләнгән биналар болар. Иң әһәмиятлесе – Ташкичү авылында сугыш кырларында батырларча һәлак булган авылдашлар истәлегенә салынган һәйкәл. Һәр елны Җиңү көнендә анда митинг үтә, чәчәкләр салына.
Дәү әтиемнең бакыйлыкка күчүенә дә тиздән 25 ел була. Аның истәлекләре генә калды. Авылдашлары аны гел яхшы сүз белән искә алалар. Күпме кешегә өйләр салышты, мичләр чыгарды. Аның нәкъ менә минем дәү әтием булуы белән чиксез горурланам. Дәү әтиемнең язмышы – миллионнар арасыннан бер кеше язмышы. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлаша. Минем күңелемдә иң зур теләк: сугышлар бетсен, илебез аяз, күгебез тыныч булсын. 

Раилә Гарипова, Мәмсә
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев