erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

1 чиләк бүлбедән 25 чиләк уңыш: бәрәңгене кайчан утыртасын фермер һәм биолог белә (»Интертат »)

«Иртәрәк утырту вакыт ягыннан отыш бирми, салкын туфракта бүлбеләр барыбер үсми генә ятачак», ди фермер Минталип Миңнеханов.

1 чиләк бүлбедән 25 чиләк уңыш: бәрәңгене кайчан утыртасын фермер һәм биолог белә

Габделхәй Сәмигуллин

Татарстанның Арча һәм Буа районнарында кайберәүләр бәрәңге утыртырга өлгергән инде. Икенче «икмәк»не утыртыр вакыт та җиттемени соң инде? Бу сорауларга җавап эзләп, «Челнинские известия» ике танылган һәм тәҗрибәле белгечкә мөрәҗәгать итте, бу хакта тәфсилләбрәк – Лалә Гайфетдинова язмасы.

25 апрель – галим, биология фәннәре кандидаты Габделхәй Сәмигуллин бәрәңге утырту өчен шушы датаны сайлаган. Без аның белән Чаллыга караган «Боровинка» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендәге кишәрлегендә күрештек.

«Берничә көн инде үз кишәрлегемдә эшлим: җирне казып чыктым, йомшарттым, тырмалап чыгардым, кем әйтмешли, тәртипкә китердем, – ди ул. – Быел яз ике атнага иртәрәк килде. Кызганыч, яңгыр гына юк: туфрак коп-коры».

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәрәңге турында сүз чыккач, Габделхәй Сәмигуллин авыл тәвәккәлләренең елгырлыгына бик гаҗәпләнде, бу уңайдан үз карашын белдерде.

«Яз 2 атнага алданрак килсә дә, бәрәңге утыртырга әле иртә! Алда кыраулар булыр, дип уйлыйм, яңа уңышка зыян килергә мөмкин. Мин бәрәңгене ай ахырында утыртырга ниятләдем. Бәрәңге бүлбеләренең шытучанлыгы яхшы, инде 10-12 көннән үк шытым бирергә мөмкиннәр. Әгәр кинәт суытып җибәрсә, аларны күмеп чыгарга, черемә белән капларга өлгерәм».

Экспертыбыз орлык бәрәңгесен ничек әзерләү серләре белән дә уртаклашты: шыттыру өчен, башта ул аларны 2-3 көн яктыда – кояш астында тота икән, соңыннан җылы урынга — теплицага күчерә.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/1-cilak-bulbedan-25-cilak-unys-barangene-kaican-utyrtasyn-fermer-ham-biolog-bela-5858797

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре