erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Авыздан начар ис килүнең сәбәбе нидә?

Авызда сасы ис нинди сәбәпләр аркасында барлыкка килә ала? Югары категорияле табиб-ородонт Андрей Жук сүзләренчә, моның берничә сәбәбе булырга мөмкин.

Вак мәсьәлә кебек тоелса да, мондый халәт шактый проблемалар тудырырга мөмкин. Бу хакта «Аргументы и Факты» яза.

1. Авыз куышлыгының начар гигиенасы

Моның сәбәбе тешләрнең бозылуы түгел, ә казналар ялкынсынуы икәнен әйтергә кирәк. Ул еш кына авыздан сасы ис килүнең сәбәбе булып тора да. Тешләрне көнгә 2 тапкыр чистартырга кирәк, чөнки 12 сәгать – азык калдыклары һәм микроорганизмнар авыз куышлыгында ялкынсыну китереп чыгарырга өлгерми торган вакыт. Әгәр дә бу вакыт арта икән, тешләр пычрана, һәм бу – ялкынсыну процессына китерә, ә аннан соң авыздан ис килә.

2. Хайван аксымнары, аерым алганда ит

Ит үзеннән-үзе тешләрнең бозылуына китерми, бактерияләр гадәттә баллы әйберләрне ярата. Ләкин ит еш кына тешләр арасында кысылып кала. Һәм сәгатьләр, көннәр, ә кайчакта атналар буена шунда калырга мөмкин. Авыз куышлыгында ул таркалмый, димәк, озак вакыт черү процессы барлыкка килә, бу авыздан сасы ис килү сәбәбе була ала.

3. Кариес

Кариес, ягъни тешләр бозылу үзеннән-үзе ис чыгармый. Ләкин кариоз куышлыгында азык калдыклары җыелырга, шулар бозылырга, черергә, әчергә мөмкин. Шулар ис чыгара да. Кариес проблема тудырмасынга, даими рәвештә профилактик тикшерүләр өчен, стоматологка барырга киңәш ителә.

4. Авыз куышлыгы микрофлорасы бозылу

Бу хәл кешенең гормональ фонының үзгәрүе белән бәйле. Ул стресстан алып яшь процессларына кадәр төрле сәбәпләр аркасында барлыкка килергә мөмкин. Болар барысы да эчәклек микрофлорасының да, авыз куышлыгының да составын үзгәртергә сәләтле.

Микрофлора үзгәрешләре китереп чыгарган ялкынсыну процесслары авыздан сасы ис китерә. Моның өчен эндокринологка мөрәҗәгать итәргә һәм гормоннарны даими контрольдә тотарга киңәш ителә.

5. Тигез булмаган тешләр

Тигез булмаган тешләрне чистарту авыр, анда пычрак катламы җыела башлый, ул вакыт узу белән теш ташына әверелә. Ул тешләрне ярсыта һәм ялкынсыну процессын китереп чыгара. Өстәвенә, тигез булмаган тешләрдә бик еш азык кысылып калып, шунда таркала башлый.

6. Ашказаны-эчәк трактының халәте

Монда сүз беренче чиратта ашказаны халәте турында бара. Сер түгел, заманча туклану файдалы ризыклардан гына тормый. Без актив тормыш алып барабыз, ашыгабыз, фастфуд белән тукланабыз, бу – ашказаны лайласын ярсыта һәм берничә проблемага китерә. Аларның берсе – атрофик гастрит, без ашказаны лайласын фастфуд белән яндырабыз, нәтиҗәдә ферментлар саны кими, һәм анда ялкынсыну барлыкка килә. Гастрит һәм ашказаны җәрәхәте авыздан килгән сасы иснең төп сәбәпләре булып тора.

Туклану культурасы җитди авыруларга китерә ала. Монда иң куркынычы – ашказаны рагы үсеше. Шуңа күрә авыздан сасы ис килгәндә, барыннан да элек бу авырудан булмавын ачыкларга кирәк, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Фото: ясала фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев