erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Баланнан желе ясау ЫСУЛЫ

Биектау районы Алан-Бәксәр авылының җирле үзидарә башлыгы Зөһрә Гарифуллина укучыларыбыз белән баланнан желе рецепты белән уртаклашты:

– Быел балан верандада да күгәрми-череми бик әйбәт саклана. Күптән җыелса да, шушы көннәрдә генә аннан желе ясадым. Аны мин түбәндәгечә эшләдем. Кәстрүл төбенә ярты касә су салып юылган баланнарны салдым. Капкач каплап, уртача утта кайнарлап алдым, кайнатмадым. Парда тотып алган кебек була. Шулай иткәндә баланнарны сөзгеч аша чыгару җиңелрәк, төшеннән җиңел аерыла, тәме дә бераз үзгәреп китә. Әзер массага бер литрга 1,2-1,5 кг исәбеннән шикәр комы салып эреп беткәнче болгаткалап торасы. Бал яраткан кешегә 1гә 1 исәбеннән бал салырга да була. Мин бу желены дәва дип түгел, өстәлдә көндәлек чәй эчәр өчен эшлим.

Зөһрә Садыйкова

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев