erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бар да закон кушканча

Коррупциягә каршы

2013 елның 5 апрелендәге “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр өлкәсендә контракт системасы турында“гы 44 номерлы Федераль закон буенча эшләү, сатып алу системасының ачыклыгын һәм күренеп торуын www.zakupki.gov.ru.  гомумроссия рәсми сайты аша тәэмин итү муниципаль учреждениеләрдә коррупцияле күренешләрне профилактикалауга һәм аларга каршы торуга юнәлдерелгән чараларның берсе булып тора.

Сайтта даими рәвештә үткәрелә торган торгилар һәм сорала торган котировкалар буенча мәгълүматлар һәм кирәкле документлар, торгилар нәтиҗәләре һәм контрактларның үтәлеше (график планнары, аларның үтәлеше турында мәгълүматлар, төзелгән контрактларның һәм намуссыз тәэмин итеп торучыларның реестры, типовой контрактлар китапханәсе, товарлар), эшләр, хезмәтләр) каталоглары, сатып алуларның мониторингы һәм аудиты)  урнаштырыла.

Конкурс процедураларын үзвакытында үткәрү һәм сыйфатын күтәрү өчен тәэмин итүчеләрне (подрядчылар, башкаручылар) билгеләү өчен бердәм комиссия төзелде. Контракт идарәчесе товарлар кайтаруга, эшләр башкаруга һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен хезмәт күрсәтүгә электрон рәвештә аукционнар уздыра.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гражданнарның үзара салымын тормышка ашыру кысаларында сатып алулар юл эшчәнлеген яхшыртуга, янгын гидрантлары урнаштыруга, янгын техникасы сатып алуга, урам утларын ремонтлауга, зиратларны карауга, чишмәләрне төзекләндерүгә, авылларны төзекләндерү өчен инвентарь (үлән чапкычлар, бензин пычкылары, чапкычлары) алуга, агачларны санитар кисүгә, күперләр, обелискларны ремонтлау өчен материаллар алуга, контейнер  мәйданчыклары ясауга,  законсыз чүплекләрне бетерүгә, балалар мәйданчыклары ясауга юнәлдерелә.
Районда 2022 елда муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен 117 гариза бирелгән иде. Алар барысы да катнашты. Товарлар, эшләр, хезмәтләрне 76 сатып алу үткәрелде, шуларның 74е – электрон аукцион, 2се – ачык конкурс. Кече эшмәкәрлек, коммерцияле булмаган оешмалар катнашында 65 товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу уздырылды.

Гүзәл Галимуллина, 
район башкарма комитетының икътисад һәм финанслар бүлеге җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев