Бәраәт кичәсе – догада булу вакыты
Мөхтәрәм җәмәгать, шәгъбән аена да кердек, Рамазан ае да якынлашып килә
Шәгъбән ае Рамазанга әзерләнә торган ай ул. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм иң күп уразаны шәгъбән аенда тоткан дип риваять ителә.
Хәдистә килгәнчә, Үсәмә бине Зәед радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребезгә: “Әй Аллаһының Расүле! Шәгъбан аеннан кала, башка айларда синең шул кадәр ураза тотканыңны күргәнем булмады”, – дип әйткән. Пәйгамбәребез аңа: “Раҗәб белән Рамазан айлары арасында булган бу ай хакында кешеләр гафил. Бу айда кылган гамәлләр Галәмнәрнең Раббысы хозурына күтәреләдер. Шуңа да гамәлләрем күтәрелгән вакытта уразада булуымны телим”, – дип җавап биргән.
Шәгъбан аенда өстенлекләргә ия булган бер кичә бар. Бу шәгъбан ае уртасының 15нче кичәсендә булган төн – Бәраәт кичәсе. Бәраәт кичәсе “гөнаһлардан арына торган көн” дип тәрҗемә ителә. Мөселманнар бу кичәне, өстенлекләргә ия булу өчен, намазда, зикердә, догада үткәрә. Кызганычка, безнең җирлектә яшәүче күпчелек мөселманнар бу кичәне белми һәм аны билгеләп үтү дөрес буламы икән дип, шикләнеп тә карый. Шикләнәсе юк, бу кичәнең өстенлеге хакында хәдисләр бар. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Аллаһы Гыйззә вә Җәллә шәгъбан ае уртасының төнендә колларына карый, мөшриктән һәм кардәшенә ачу саклаучыдан кала, барлык колларын да ярлыкый”, – дигән.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хатыны Гайшә радыяллаһу ганһәдән: “Бу төннең нинди төн икәнен беләсеңме?” – дип сораган. Гайшә радыяллаһу ганһә: “Моны Аллаһы һәм Аның Расүле генә белә”, – дип җавап биргән. Пәйгамбәребез: “Бу шәгъбан ае уртасының төне. Аллаһы Гыйззә вә Җәллә бу төндә колларына карар һәм ярлыкау сораучыларны ярлыкар, Рәхмәтен сораучыларга Рәхмәтен ирештерер. Әмма ачу саклап йөрүчеләрне үз хәлләрендә калдырыр”, – дип әйткән.
Әлеге һәм бу хактагы башка хәдисләргә нигезләнеп, күпчелек галимнәр шәгъбан аеның 15нче кичәсен гыйбадәттә, зикердә, истигъфарда, догада үткәрүне хуп күрде. Моның өчен хәтта төнлә белән уяну да кирәк түгел. Әгәр без ятар алдыннан күпмедер вакытыбызны гыйбадәттә, намазда уздырсак, бу төнне гафләттә үткәргән булмабыз һәм, иншәАллаһ, Пәйгамбәребез әйткән әҗерләргә, өстенлекләргә ирешербез.
Әйтелгән бу хәдисләргә карасак, алардан үзебезгә әхлакый дәресләр дә алабыз. Беренчесе, биредә үз кардәшләренә ачу саклап, алардан аерылып йөрүчеләр хакында искә алына. Хәдистә ул кеше “мушахин” дип әйтелә. Андыйлар күңелләрендә булган ачуны юк итеп, үз кардәшләре белән килешми торып, бу кичтә дә һәм, гомумән, башка вакытта да ярлыканмас, Аллаһының Рәхмәтенә дә ия була алмас. Әмма күңелдәге ачуны бетереп, кардәшең белән килешү өчен, аңа кул сузу зур көч сорый торган эштер. Кардәше белән килешүче – көчле мөэминдер. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Мөселман кешеләре үзенең кардәшенә ачуланып, өч көннән дә артыграк вакытка аннан читләшергә, бер¬-берләреннән йөзләрен борырга тиеш түгел. Аларның иң хәерлесе – беренче булып сәлам бирүче”, – дип әйткән.
Хәдистән аңлашылганча, ачуланып, бер¬береңнән читләшеп, күрешмичә йөрү зур гөнаһтыр. Ә бертуганыңнан читләшүнең гөнаһысы икеләтә булыр. Менә мондый читләшүләр мөселманнарны тарката, зәгыйфьләндерә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Мөселманнар бер¬берсен ныгыта торган таш бина кебек нык булырга тиешләр”, – дигән. Икенчедән, Пәйгамбәребез бу кичәдә уяу булучыга Аллаһы Рәхимле булып, аның гөнаһларын ярлыкар, дип әйтә. Бәраәт кичәсе – гөнаһлардан арына торган кичәдер. Кеше күпме генә гөнаһ кылмасын, аның гөнаһлары биек таулар кебек күп булса да, Аллаһының Рәхмәте һәм ярлыкавы тагы да зуррак. Пәйгамбәребез безгә Аллаһының тәүбә капкалары хакында сөйләгәндә үзенең сахих хәдисләрендә: “Кеше бу капкаларның бер кырыеннан икенче кырыена кадәр атка атланып, җитмеш ел чабар иде”, – дип әйткән. Хәтта бөтен дөнья халкы: кешеләр һәм җеннәр барысы бергә берьюлы тәүбә¬истигъфар кылсалар да, бу капкалар аларның тәүбәләрен сыйдырыр иде. Кеше истигъфардан туктаганчы, хәтта аның җаны бугазына җиткәнче, Аллаһы аның гөнаһларын ярлыкавын дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев