erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

БПЛАны фотога төшермәгез!

Пилотсыз очу аппараты яки пилотсыз һава судносы пилотсыз авиация комплексы булып тора, ул бортында пилот булмау белән аерыла.

Автоном режимда (үзенең  идарә программасы ярдәмендә) яки стационар яки мобиль идарә пунктыннан оператор ярдәмендә төрле функцияләр башкару өчен һавада күчеп йөри ала. БПЛА сугыш кирәк-яраклары ташлау механизмын да файдаланырга мөмкин.
Һавада пилотсыз очу аппараты күрсәгез тиз арада оператив хезмәтләргә үзегезнең исем, фамилия, әтиегезнең исемен, БПЛА күргән урынны, вакытын, санын һәм типын, очу юнәлешен әйтеп хәбәр итегез.
Шул ук вакытта куркыныч зонадан китәргә һәм якындагы йортларның керү юлларында, цоколь өлешләредә, подвалларында, җир асты юлларында, җир асты парковкаларында яшеренергә кирәк.
Лифтлардан файдалану тыела. Ачык һавада калуның хәтәрлеге турында башка кешеләрне дә кисәтегез. Видеофотога төшерергә һәм БПЛАны бәреп төшерергә маташмагыз.
БПЛА очышын телефонга төшермәгез, чөнки ул сугыш кирәк-яраклары ташларга мөмкин, тормышыгызны куркыныч астына куймагыз!
Фотога һәм видеога төшерү өчен егылып төшкән БПЛА янына килмәгез – бу тормышыгыз өчен куркыныч!

Арча районы прокуратурасы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев