erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Брокколиның файдасы нидә?

Ул 41 җиләк-җимеш һәм яшелчәне бәяләү барышында иң максималь 100 балл җыйган

Америка авыруларны контрольдә тоту һәм профилактикалау үзәкләре (CDC) үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре буенча, брокколи дөньяда иң файдалы яшелчә культурасы дип танылган, диелә хәбәрдә


Ул 41 җиләк-җимеш һәм яшелчәне бәяләү барышында иң максималь 100 балл җыйган.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, кайбер яшелчәләр организмның төп туклыклы матдәләргә ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерергә сәләтле, шул ук вакытта алар артык калория өстәми. Брокколи исә шушы исемлекнең башында булып чыккан.

Бу яшелчәдә К, С һәм А витаминнары күп, шулай ук фитохимик кушылмаларга һәм антиоксидантларга да бай ул. Брокколи сөякләрне ныгытуда һәм нормаль кан әйләнешен саклауда мөһим роль уйный.

Туклыклы матдәләргә бай булуы, минималь калориясе аркасында брокколи микроэлементларга бай баланслы рационны формалаштыру өчен алыштыргысыз продукт булып санала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев