erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Чәй содасы бакчада зур ярдәмче

Бу киңәшне саклап куегыз!

Сода чүп үләненнән коткара. Тирәсендә башка культуралы үсемлекләр булмаса, чүп үләненең төбенә сода сибегез. Ишегалдына җәелгән плитка арасына бик тиз үлән үсә башлый. Монда да сода ярдәмгә килә.

1 литр суга 4 аш кашыгы чәй содасы кушып, эремәне плитка арасына сибеп чыгарга кирәк. 4-5 атнадан тагын бер кабатларга.

Кәбестәне корткычлардан саклый. Кәбестә кортын кисәтү өчен тигез микъдарда чәй содасы һәм онны бергә кушарга. Катнашманы кәбестәгә һәм туфрагына сибәргә була.

Помидорны тукландыра. Сабакларына 0,5 процентлы чәй содасы эремәсе (100 мл суга 1 чәй калагы) сиптергәндә, помидор баллырак була.

Гөбләне җиңә. Декоратив үсемлекләр чәчәк атканда, җиләк-җимеш өлгерә башлаганда химикатлар сиптерергә ярамый. Бу вакытта үсемлекләрне гөблә басса, 0,5 литр суга 12-15 грамм чәй содасы кушарга һәм сиптерергә була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Виноградка файдалы. Җимешләре өлгерә башлаганда аңа 5 процентлы чәй содасы эремәсе сиптерәләр. Ул виноградны балландыра һәм соры черек чиреннән саклый.

Кызыл таң

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев