erid:2VtzquqpS7d
Челтәрле беленнәр пешерү ЫСУЛЫ
Файдалы киңәшләр

Челтәрле беленнәр пешерү ЫСУЛЫ

Рецепт «Ватаным Татарстан»нан алынды

Кирәк булыр: 2 йомырка, 200 мл кефир, 3 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 бал кашыгы тоз, 0,5 бал кашыгы сода, 4 аш кашыгы үсемлек мае, 1 стакан кайнар су, 150 г он. Йомырка, кефир, шикәр, тоз, үсемлек маен бергә кушабыз.

1 стакан суга башта сода салып болгатабыз, аннан соң кефирлы катнашмага салабыз. Катнашма артып китәргә тиеш. Аннан соң он өстибез. Калынрак белен ясар өчен, онны күбрәк салырга кирәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/04/52318/
© Ватаным Татарстан

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев