Эксперт: «Бер үк культураны берничә ел рәттән шул ук урынга утыртмагыз»
Биолог: Помидорларны ачык туфракка утырту өчен иң уңай вакыт – хәзер
Биолог Габделхәй Самигуллин сөйләвенчә, ул инде теплицадан алынган помидор үсентеләрен ачык туфракка утыртып өлгергән. Моннан тыш, ул кабак, борчак, кабачки, швед шалканы (брюква), чөгендер, кукуруз һәм турнепс орлыкларын да чәчкән.
«Мин тыгызлап утырту ысулын кулланырга киңәш итәм. Әйтик, суган яки кишер рәтләре арасына редис утыртып була. Бу очракта уңышны иртәрәк җыеп алырга мөмкин, һәм участокта урын да бушап кала. Иң мөһиме – үсемлекләрнең бер-берсе белән «дус» була алуын белү», – ди ул.
Кәбестәне ачык туфракка, әмма каплый торган материал астына утырту тәкъдим ителә.
Сәмигуллин карбыз, кавын кебек башка үсемлекләрне органик ашлама (черемә) кертелгән туфракка якынча 1-2 атнадан утыртырга планлаштыра. Әлегә карбыз һәм кавын теплицада үсә, беренче яфракларын чыгарганнар инде.
«Утырту урыннарын ел саен алыштыруны онытмагыз: бер үк культураны берничә ел рәттән шул ук урынга утыртмагыз. Бу – туфракта корткычлар һәм авырулар җыелудан саклый», – ди эксперт.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев