erid:2VtzquqpS7d
Эссе һәм җилле һава шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү
Файдалы киңәшләр

Эссе һәм җилле һава шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү

Җәйге чорда тотрыклы эссе һәм җилле һава шартларында ел саен янгыннар, анда һәлак булган һәм җәрәхәтләнгән кешеләрнең саны арта бара. Кагыйдә буларак, бу чорда коры үлән, чүп-чар санкцияләнмәгән рәвештә яндырыла.

Фаҗигагә юл куймау максатыннан, янгын куркынычсызлыгының түбәндәге таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәк:

- сүндерелмәгән тәмәке һәм шырпыны үләнгә ташламагыз;

- биналар һәм корылмалар янында, шулай ук урман-парк зоналарында учаклар үрчетмәгез;

- урамда ташланган шешәләр, пыялаларны калдырмагыз, кояш астында алар линзага әйләнеп  үзендә кояш нурларын үлән янып киткәнчегә кадәр туплый;

- ризык әзерләү өчен мангаллар һәм башка җайланмаларны кулланмагыз;

- бензин, керосин һәм башка ягулык матдәләре белән сеңдерелгән материалларны калдырмагыз;

- пиротехник эшләнмәләрдән файдаланмагыз;

- балаларның ут белән шаяруына катгый чик куегыз.

Исегездә тотыгыз, ут белән саксыз эш итү кеше корбаннарына һәм матди зыянга китерә. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуда гаепле затлар, хокук бозу һәм аларның нәтиҗәләренә бәйле рәвештә, административ яки җинаять җаваплылыгына тартыла.

Адель Шакирҗановянгын күзәтчелеге  өлкән инспекторы

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев